Содержание к диссертации
Кереш 3-12
I булек. "Идегэй" дастаны сюжетыныц мифологик нигезе
1. Идегэйнец деньяга килуе, балачагы (пэри улы, кош баласы). 13-29
2. Идегэй - куылган шэхес. 29-37
3. Каьарманньщ батырлыклары. 38-46
4. Идегэйнец ьэм Идел-йортныц трагик язмышы. 46-56
II булек. "Идегэй" дастаныньщ теп персонажлары
1. Туктамыш образы 56-63
2. Аксак Тимер 63-66
3. Норадын 66-79
4. Субра жырау 79-94
5. Кара Тиен Алып 94-97
6. Хатын-кыз образлары. 98-105
III булек. "Идегэй" дастанында урын алган дини ьэм милли мотивлар.
1. Алтын Урда дэулэте чорында ислам диненец эдэбиятка йогынтысы. 105-114
2. "Идегэй" дастанындагы теп каьарманнарныц дингэ менэсэбэте. 114-140
3. Халык ижатындагы терле жанрларныц узара керешеп китуе 140-152
4. Халык ижатына хае алымнар (теш курулэр, тылсымлы саннар ) 153-163 Йомгаклау 163-166 Библиография 167-178
Введение к работе
Ьэр чорныц узенэ генэ хае идеологияее ьэм мэдэнияте була. Халык авыз иждты - мэдэният ьэм сэнгатьнец меьим компонентларыньщ берсе. Халыкньщ фольклор мирасы шул чорныц сэяси, эстетик, эхлакый, дини, мифологик карашларын чагылдырып, миллэт яшэешенец елъязмасын булдыра. Халык иждты урнэклэре тарих битлзреннэн иц эьэмиятле вакыйгаларны сайлап алып, буыннан-буынга кучерэ. Эдэби эсэрлэрдэ миллэт язмышында, тарихында тирэн эз калдырган каьарманнарныц эш-гамэллэре торгызыла.
Халык авыз иждты эсэрлэре арасында дастан жанры аерым игътибарга лаек. Тикшеру предметы булган героик эпос тешенчэсенэ академик Жирмунский В. М. бик тегэл ацлатма бирэ: "Эпос халыкньщ героик идеаллаштыру дэрэжэсенэ житкерелгэн жднлы уткэне. Аныц фэнни-тарихи кыйммэте ьэм шул ук вакытта зур ижтимагый, мэдэни-тэрбияви эьэмияте дэ шуннан килэ" [Жирмунский, 1962, б. 195].
Терки халыкларда героик эпоска карата "дастан" термины кулланыла. Дастан - лиро-эпик характердагы эсэр. Анда вакыйга-хэллэр, уй-кичерешлэр белэн урелеп барыла. Бу жанрдагы купчелек эсэрлэр шигырь белэн язылган. Тезмэ ьэм чэчмэ юллар катнашмасыннан торган дастаннар да бар. Дастаннар еш кына терле музыка коралларына кушылып, кейлэп башкарылганнар.
Дастаннарныц барлыкка килуе, усеше кешенец акыл ьэм фикер йерту дэрэжэсенец торышына, жэмгыятьнец материаль нигезлэренэ бэйле. Бугенге кендэ эпик эсэрлэрне героик-архаик, героик, лиро-эпик (мэхэббэт), яисэ алыплар турындагы, тарихи, мэхэббэт дастаннарына булеп карау гамэлдэ йери (Мэхмутов X. Ш., Эхмэтова -Урманче Ф. В.).
Дастаннарда халыкньщ яшэеше, татар менталитетыныц тарихи усеше, искелек белэн яцалык керэшен поэтик, эпик планда сурэтлэу узэктэ тора [Эхмэтова -Урманче, 2004, б. 79]. Дастан жанрыныц типологик ьэм генетик анализларын башка денья халыклары фольклорында да очратырга мемкин.
Исландларныц сагалары, рус былиналары, якут олонхолары, башкорт кобаирлары, Кавказ халыкларыньщ баьадирлары - нартлар турындагы хикэятлэре, шумер-аккадларньщ "Барысын да кургэн зат турында" ("О все видавшем"-"Эпос о Гильгамеше") хикэяте, борынгы ьиндларныц "Махабхарата"сы, "Рамаяна"сы, борынгы грекларньщ "Илиада" белэн "Одиссея"сы, карело-финнарньщ "Калевала", кыргызларныц "Манас", узбэклэрнец "Алпамыш"ы - болар барысы да элеге зур теркемгэ керуче эсэрлэр.
Теманыц актуальлеге
Татар халык дастаннары арасында "Идегэй" аерым игътибарга лаек. Ул феодаль-патриархаль чордан феодализмга кучеш этабында туган эсэр. Дастанда татар халкыньщ миллэт буларак формалашу процессы сэнгатьчэ чагылыш тапкан. Белинский В. Г. эпосны "яца гына ацы уянган халыкныц шигърият елкэсендэге беренче елгергэн ж;имеше"-дип бэяли [Белинский, 1954,6.33]. Шунысын да билгелэп утэргэ кирэк, эпос туу ечен халыкныц тетрэнулэр, фаждгалэр, терле узгэрешлэр тулы бай тарихы булу кирэк. Бу яктан Караганда, татар халкыньщ тарихы аерым игътибарга лаек. Урта гасырлар тарихы чагылган югары сэнгать урнэге буларак "Идегэй" дэ халыкка эстетик тэрбия биру чарасы булып тора.
М. Горький тарафыннан эйтелгэн: "Бик борынгы заманнардан бирле фольклор езлексез ьэм узенчэлекле рэвештэ тарихка юлдаш булып килэ,"-дигэн сузлэрне иц беренче чиратта дастаннарга карата куллану урынлы булыр [Горький М., 1955,6.738]. Ченки алар, гадэттэ, экэмгыять тезелешендэге тарихи узгэрешлэргэ яки халык тормышында булып уткэн зур вакыйгаларга бэйле рэвештэ ижат ителэлэр. Шулай да эпос - конкрет фактографик хроника да, башка тарихи документ та тугел. Дастан халыкныц ацында узганныц бер поэтик чагылышы булып барлыкка килэ, халык фантазиясе белэн жанландырылган "тарих", ягъни уткэнне образлы куз алдына бастыру, поэтик тесмерлэу булып яши. Путилов Б. Н. эпик тарихныц билгеле бер дэрэжэдэ реаль тарихка каршы булуын ьэм аныц тарихны
хаксызлык, трагик хаталардан азат итеп, кешелекле, ацлы башлам бируен ассызыклап утэ [Путилов, 1975,6.173]. Эпоста халык вакыйгаларны гамэлдэгечэ сурэтлэми, э уз менэсэбэте, уз карашларыннан чыгып, узенец иж;тимагый ьэм эстетик идеаллары яктылыгында поэтик традициялэр калыбына сала, гыйбрэт алырлык итеп, узенчэ ацлата ьэм узенчэ бэяли. Элбэттэ, сэнгатьчэ фантазия белэн сугарылган мондый ацлатмалардан тарихи тегэллек, чынбарлыктагыча дереслек емет итеп булмаган кебек, аларны тарих белэн тэцгэллэштерергэ дэ ярамый. "Идегэй" дастаныныц нигезендэ Алтын Урда эчендэге феодаль чуалышлар, Туктамыш хан, Идегэй, Аксак Тимер арасындагы узара тарткалаш, сугышлар ята. Академик Жирмунский В. М. шул феодаль ызгышлар жирлегендэ Идегэйнец Туктамышка каршы "керэше" "хикэятнец тарихи орлыгы" булып торуын билгелэп утэ [Жирмунский, 1974,6.375]. Олеге орлык халыкныц уз карашларына, ижат тэжрибэсенэ яраклаштырып шытып чыга.
"Идегэй" - татар халык ижатыныц тажьі, кулэмле фольклор эсэрлэренец берсе. Дастан нигездэ иц борынгы терки шигъри юлы калыпларыныц берсе - экиделе улчэмгэ корылган, строфалар терлелеге кузгэ ташлана. Татар фольклорында тулысынча шигъри формада язылып, 7000 юлдан торган мондый киц масштаблы, зур кулэмле башка эсэр юк.
"Идегэй" - татар халкыныц рухи мирасыныц эьэмиятле елеше. Сэнгатьчэ камиллек, образларны сурэтлэудэ эзлеклелек ьэм тегэллек, яшэешнец бар якларын уз эченэ алуы белэн мэдэният ьэм сэнгать елкэсендэ ул аерым урын тота. Алтын Урда чорында яшэгэн халыкларныц тарихи, фэлсэфи, эхлакый, сэяси, дини, мифологик кузаллауларын узендэ туплаган, катлаулы язмышка ия булган героик эпос бугенге кендэ яца якларны тикшеру, дерес бэя бируне талэп итэ. Элегэ кадэр денья кургэн хезмэтлэрдэ, нигездэ, дастанньщ татар халкыныц тарихы белэн бэйлэнеше, гомумтерки мирас белэн уртак сыйфатларын тикшеру узэктэ торды, терле вариантларны жъпо тарихына кагылышлы мэкалэлэр басылды. В. М. Жирмунский, П. М. Мелиоранский, А. Н. Самойловичларныц мэкалэлэре, Ф. И. Урманченец
"Народный эпос "Идегей"" дигэн хезмэте зур эьэмияткэ ия. Курсэтелгэннэрдэн тыш, "Идегэй"не бар аспектлардан да якын килеп, тулаем ейрэнугэ багышланган монографик хезмэтлэр юк дип эйтеп була.
Татар халык ижатыньщ куркэм эпик ядкэре -"Идегэй" дастаны куп кенэ терки халыклар ечен уртак мирас. Эпосныц терле вариантлары казакъ, башкорт, каракалпак, узбэк, нугай, теркмэн, Кырым ьэм Себер татарларыннан язып алынган. "Идегэй" - конкрет тарихи ж,ирлектэ, традицион шигъри-поэтик калыбын ьэм классик терки эпос уРнэклэРе тезелешен саклап калган хэлдэ ижат ителгэн тарихи дастан. Чиксез зур территория: Кырым, Каспий, Ид ел буе, аннан алып Коньяк Себер, Казакъстан, Урта Азия, Ьиндстан, Иранга кадэр жирлэрне билэгэн дэулэттэ булган шактый каршылыклы, кискен тарихи менэсэбэтлэр дастан тууга нигез вазыйфасын утилэр.
Теманыц ейрэнелу дэрэжэсе.
Дастан турында беренче язмалар 1820 елда "Сибирский вестник"та денья курэ. Анда Г. И. Спасский казакъ вариантын прозаик формада бэян итэ. Дастаннын, терле халыклардан жьіеп алынган текстларын Жирмунский В. М., Мелиоранский П. М., Самойлович А. Н., Фалев П. А. ейрэнэ.
"Идегэй"нец татар вариантларына килгэндэ, аньщ аерым езеклэре Идел буе татарларыньщ XVII-XVIII гасыр чыганакларында теркэп калдырылган. Шулай да, аерым сэнгать эсэре буларак, "Идегэй белэн Туктамыш" хикэяте бары тик унтугызынчы гасырныц икенче яртысында гына бастырыла. Г.Ибраьимов исемендэге Тел, эдэбият ьэм сэнгать институты архивында 1854 елда Габидулла Эхмэтж;ан улы тарафыннан язылган бер несхэ саклана. Ул катнаш телдэ язылган. Элеге вариантта Идегэйнен, Зур Тархан авылы тирэсендэ яшэгэнлеге турында мэгълумат бирелэ. Сэнгатьлелек ягыннан 1862 елда Березин Н.И. хрестоматиясендэ бастырылган "Туктамыш хан" варианты шактый унышлы. Березин дастанны теркмэннеке дип бирэ. XX гасырньщ 60 елларында П. М. Мелиоранский фикеренэ таянып, чагыштырма-лингвистик анализ ясап, Н. Исэнбэт аньщ татарныкы булуын исбатлый.
Кенбатыш Себер жирлэрендэ яшэуче татарлардан В. В. Радлов тарафыннан язып алынган вариантлар ж,ирле узенчэлеклэргэ бай булулары белэн аерылып торалар. Жирмунский В. М Бараба, Кырым, Омск татарларыннан язып алынган несхэлэрнец аеруча тулы ьэм яхшы сакланган несхэлэр рэтендэ саналуын билгелэп утэ [Жирмунский, 1974, б. 352].
1908 елда "Шура " журналыньщ 8 санында Идегэй, Туктамыш, Аксак Тимер турында зур булмаган тарихи мэкалэ бастырыла. Анда Идегэйнец Витовт гаскэрлэре белэн сугышы ьэм Мэскэу белэн менэсэбэтлэр турында суз бара. 1917 елда шул ук журналда (№15-16) А. Диваев тарафыннан татарчата тэржемэ ителгэн казакъ варианты бастырыла.
Татарстан Республикасыньщ Фэннэр Академиясе архивында 1909 елда Хэсэн Гали тарафыннан язып алынган эпосныц кыска варианты, 1910 елда укытучы Д. Батиев тарафыннан жыелган материаллар саклана. Соцрак М.Госман "тарихи хикэя" дип дастанньщ кыскартылган вариантын бастыра. Ф. И. Урманче элеге материалларньщ дастанньщ эчтэлеген генэ тугел, э сэнгатьчэ спецификасын, таралу даирэсен ейрэнугэ кицрэк мемкинлек бируен билгелэп утэ [Урманче, 1999, б. 8].
Безнец кеннэргэ кадэр килеп житкэн шактый тулы татар варианты -1919 елда Казан дэулэт педагогика институты доценты Н. Г. Хэким (1889— 1937) тарафыннан Себер татарларыннан язып алынган. Уз вакытында басылмаса да, элеге вариант В. М. Жирмунский А. Н. Самойлович кебек зур галимнэрнец игътибарын жэлеп итэ, алар тарафыннан югары бэялэнэ.
Алга таба татар вариантларын ж,ыю Н.Исэнбэт исеме белэн бэйле. РФАныц Урал фэнни узэгендэ аныц язмалары саклана. Башкортостан районнарында язып алынган вариантны Н.Исэнбэт татар телендэ "Коммуна" газетасында бастыра.
XX гасырныц 30-40 елларында "Идегэй" дастанын жыю, бастыру эшчэнлегенец шактый интенсив барганлыгы кузгэ ташлана. Бу елкэдэ Н. Исэнбэт, X. Ярми аеруча актив эшли. Жыелган материаллар дастанньщ чагыштырмача тулы версиясен булдыру ихтыяжын тудыра. Бу эшкэ алынган
Н. Исэнбэт 1940 елда шундый беренче вариантны укучы игътибарына тэкъдим итэ ьэм "Совет эдэбияты" журналында "Татар халык эпосы "Идегэй" дастаныньщ 500 еллыгы" дигэн гаять кулэмле мэкалэ бастыра. Анда ул эпосныц тарихи нигезе, куп санлы версиялэрдэге сюжет, терле мотивлар, сэнгатьчэ узенчэлеклэргэ чагыштырма-типологик яссылыкта ейрэну юлын ача.
Куп кенэ галимнэр Н. Исэнбэт башкарган фэнни-теоретик эшкэ уцай бэя бирэлэр. Тел, эдэбият ьэм сэнгать институтында элеге версия халык вариантыннан ераклашкан дип, тэнкыйть утына элэгэ. Шуца бэйле институтта составына Н. Исэнбэт, X. Ярми, Ш. Маннур кергэн махсус теркем тезелэ. Аныц максаты: яца, тезэтелгэн вариантны эзерлэу була. 1940 елныц кезенэ бу эш уцышлы гына башкарыла да. Яцача тезэтелгэн, кызыклы ацлатмалар бирелгэн вариант эзер була. Фэнни совет Н. Исэнбэтнец хаталарны тезэтудэ бик тэ жентекле, зур эш башкарганлыгын билгелэп утэ. Китап вариантын эзерлэу барышында 1000 шигъри юл естэлэ, 800 е тешереп калдырыла, 132 юл тезэтелэ. 1941 ел ахырына дастан матбугатта китап итеп нэшер иту ечен тулысынча эзерлэнеп бетэ. Архивта сакланган материалларга Караганда, китап еч елештэн торырга тиеш була: Н. Исэнбэтнец кереш мэкалэсе (50 бит); текст (262 бит), ацлатмалар (27-30 бит). Кызганычка карты шундый зур кулэмле хезмэт денья курэ алмый. Дастанны жыю ьэм бастыру туктала. Танылган фольклорчы В. И. Чичеров 1958 елда бу куренешкэ тубэндэгечэ ацлатма бирэ: "1944-1946 елларда кабул ителгэн Башкортстан ьэм Татарстандагы идеологик эшнец торышына кагылышлы, Едегэй образын урынлы тэнкыйть иткэн карарлардан соц, Идел буенда эпосны жыю ь.эм ейрэну тулысынча туктатылды." Соцыннан ул Советлар Союзыныц кайбер республикаларында эпик эсэрлэрне ейрэнуне жанландыру кирэклеге турында эйтэ [Чичеров, 1958, б. 20]. Урманче Ф. И. элеге цитатага бэйлэп, эдэби образны берничек тэ тэнкыйтьлэп булмаганлыгын, аца бары бэя биру мемкин икэнлеген ассызыклый [Урманче, 1999, б. 11].
ВКП(б) Узэк Комитетыньщ "Татарстан партия оешмасында масса -кулэм политик ьэм идеологик эшлэрнец торышы ьэм аны яхшырту чаралары турында"гы карарында (1944, август) тубэндэге гаеп ташлана: "Татарстанньщ кайсыбер эдэбиятчылары ьэм тарихчылары Идегэй турысындагы ханнар-феодаллар эпосын озак вакытлар популярлаштырып килэ" диелэ. Шулай итеп, халык эсэренэ, ьич тикшереп тормастан, кара меьер сугыла. Карарда шулай ук Алтын Урда тарихын матур итеп курсэтунец зур хата икэнлеге турында эйтелэ. Мэскэудэ генэ тугел, Казанныц узендэ дэ 1945 елньщ 24-27 февралендэ Татарстан елкэ комитетыньщ XVI пленумы булып утэ. Анда Узэк Комитетныц ике карары тикшерелэ. 9 август карары буенча идеология сэркатибе Малов чыгыш ясый. 66 битлек докладта бэйнэ-бэйнэ, энэсеннэн жебенэ кадэр бетен идеология эше анализлана. Элбэттэ, Узэк Комитет курсэткэн хаталарга аерым игътибар бирелэ. Бигрэк тэ Тел, эдэбият ьэм тарих институты кискен тэнкыйть ителэ. Монда, имештер, Татарстан тарихын, урыс ьэм татар халыкларыныц чит ил илбасарларына каршы бергэ керэшулэрен фэнни тикшеру урынына Алтын Урда, XII-XVI гасыр истэлеклэрен ойрэну белэн мавыгалар. Алтын Урданы прогрессив дэулэт, икътисады ьэм сэнгате югары дэрэжэле ил итеп курсэтунец тарихи дереслеккэ туры килмэве искэртелэ [Таьиров И., 1997, б. 90]. И. Таьиров "Идегэй дастанына кем богау сала?" дигэн мэкалэсендэ, эпосныц сугыш чорында татар халкын сугышта катнашуга этэрудэ Сталин ьэм сэясэт кулында бер корал булуына басым ясый [Шунда ук, б. 91].
Ьичшиксез, сугыш чорында кабул ителгэн элеге карарлар милли эдэбият усешенэ аяк чалучы фактор була. 60 еллар башында дастанны бастыруга нигезле, эмма унышсыз берничэ омтылыш ясала. Урманче Ф. И. бу чорда татар фольклористикасында халык ижатыныц жанр составында эпик эсэрлэр, бигрэк тэ "Идегэй" кебек зур кулэмле дастаннар юк, дигэн фикер яшэп килуе турында яза [Урманче, 1999, 6.11]. Чыннан да, 60 елларда татар эпосын ейрэнугэ багышланган хезмэтлэрдэ "Идегэй"не читлэтеп угу куренэ. Бары Самойлович А. Н., Жирмунский В. М. хезмэтлэрендэ генэ
дастанньщ терле вариантларын ейрэнугэ аерым булеклэр багышлана [Жирмунский, Народный героический эпос, 1962]. 1973 елда басылган "Тюркологический сборник"та элеге темага берничэ язма багышланган. Алар арасында иц саллысы - В. М. Жирмунскийньщ "П. М. Мелиоранский и изучение эпоса "Едигей" дигэн мэкалэсе. Элеге язмада автор билгеле булган бетен вариантларга да мерэжэгать итэ. Бу, уз чиратында, терле версиялэрне жыю тарихын ейрэнергэ, аларга чагыштырма-тарихи анализ ясарга, дастанньщ тарихи нигезен билгелэргэ ярдэм итэ. Элеге хезмэтнец тулыландырылган варианты "Сказание об Рїдиге" исеме астында аерым булек булып, 1974 елда "Тюркский героический эпос" китабында басыла.
1973 елда "Тюркологический сборник"та А. Н. Самойловичньщ "Вариант сказания о Едигее и Токтамыше, записанный Н. Хакимовым" дигэн мэкалэсе басыла. Моца кадэр элеге мэкалэ Казан педагогика институты профессоры Л.Ж элэй архивында сакланган була. Анда 1919 елда Омск елкэсендэ яшэуче Ситдык Мэьди улы Зэйнетдиновтан язып алынган татар вариантына беренчелэрдэн булып чагыштырма-типологик анализ ясала.
А.П Фалевньщ кулъязма хезмэтендэ Себер ьэм Кырым татарлары вариантлары турында берникадэр мэгълумат бирелэ. Бу мэкалэ Петербург университетында Самойлович А. Н. кушуы буенча языла ьэм соцыннан алтын медальга лаек була. А. П.Фалевньщ хезмэтен дэ Дмитриева Л. В. "Тюркологический сборник"та бастыра.
Ниьаять, 1988 елда гына "Идегэй" дастанын бастыру буенча ныклы адымнар ясала. 1988 елньщ мартында Г. Ибраьимов исемендэге Тел, эдэбият ьэм тарих институтыньщ координацион советында дастаннын нэшер ителугэ эзерлеге, текст материалларыныц торышы турында чыгышлар тьщлана. Шул ук елда Татарстан китап нэшриятында дастан аерым китап булып басыла. Соцыннан "Казан утлары" журналында денья курэ (тезучесе Ф.В. Эхмэтова). Бераз соцрак, 1990 елда "Идегэй"нец рус теленэ тэржемэ ителгэн варианты басыла. Дастанны 50 елларда тэржемэ итуче Семен Липкин эпосны аныц шигъри яцгырашын якынча гына булса да биреп тэржемэ итэргэ омтыла,
эпосныц ритмикасын яцгырату бурычын алга куеп эш итэ [Идегэй, 1994, 6.250]. Эмма элеге вариант басылмый.
1991 ел да махсус бал ал ар ечен эшлэнгэн " Идегэй". Татар халык дастаны" денья курэ (Э. Исхак редакциялэвендэ). 1992 елда "Половецкая луна" журналыньщ № 1, 2 саннарында тарихи Идегэйгэ багышланган "Эдиге" хезмэте басыла.
1994 елда 1988 елгы вариант Г. Гыйльманов редакциялэвендэ яцадан нэшер ителэ.
"Идегэй" дастаныныц татар версиялэрен ейрэнугэ багышланган иц зур кулэмле, бай эчтэлекле хезмэт - Ф. И. Урманченьщ "Народный эпос "Идегей" китабы. Озак еллар буе дэвам иткэн эшчэнлек нэтиж,эсе булган элеге хезмэттэ дастанга чагыштырма-типологик анализ ясала. Автор тарихи Идегэйнен; шэхесенэ бэя биру, терле милли версиялэрне тикшеру барышында дастанныц тарихи нигезен, мифологик мотивларньщ бирелешен системага салуда бэьале адым ясый.
Диссертациянец фэнни яцалыгы
"Идегэй" дастаны тарихи мэгълуматлар гына биреп калмый, аныц сюжеты, образлар деньясы дин, мифология белэн тыгыз бэйлэнгэн. Элегэ кадэр дастанныц дини, мифологик катламын системалы тикшеру игътибар узэгеннэн читтэ торды. Узгэрешлэр чорында сэясэт-икътисад елкэсендэ генэ тугел, эдэбиятта да яца мемкинлеклэргэ юл ачылды. Хэзер дин, мифология, чынбарлык-эдэбият бэйлэнешлэрен тикшеру кенузэк мэсьэлэ булып тора.
Диссертациянец теп максаты: "Идегэй" дастаныныц моца кадэр тикшерелмэгэн милли, дини-мифологик нигезлэрен ейрэну, эпоста урын алган дини-мифологик мотивларны барлау, системага салу. Максатка ирешу ечен тубэндэге бурычлар куелды:
- "Идегэй" дастанын ейрэну тарихына кыскача кузэту;
- дастанныц мифологик нигезлэрен билгелэу;
дастанньщ образлар системасын тикшеру;
Идегэй образына милли-мифологик, эпик яссылыктан чыгып анализ ясау;
Алтын Урда чорында ислам диненец эдэбиятка монэсэбэтен билгелэу; - Дастандагы поэтик алымнарны, мотивларны барлау; анализлау. Диссертациянец теоретик ьэм методологии нигезен Жирмунский В. М., Пропп В. Я., Путилов Б. Н., Мелетинский Е. М., Каратеев М. Д., Карамзин Н. М., Греков И. Б., Исэнбэт Н., Урманчеев Ф. И., Эхмэтова -Урманче Ф. В., Садекова А. X., Мэхмутов X. Ш., Яхин Ф. 3., Эхмэтжанов М. И. кебек галимнэрнец хезмэтлэре тэшкил итэ. Дастанньщ милли узенчэлеклэрен билгелэу барышында "Идегэй"нец башка халыкларда сакланган вариантларына ьэм фольклорный, торле жанрларына морэжэгать итеп, чагыштырма-типологик тикшеру уткэрелде.
Тикшеру чыганагы итеп "Идегэй" дастаныньщ татар вариантлары ьэм башка миллэтлэр версиялэре файдаланылды. Рус, гарэп-фарсы елъязмачылары, сэяхэтчелэр, тарихи-этнографик чыганаклар, фольклорчы ьэм тарихчыларныц "Идегэй" дастаны, Алтын Урда чоры белэн бэйле хезмэтлэре ©йрэнелде.
Диссертациянец фэнни-практик эьэмияте: Тикшерену нэтижэлэре татар ьэм башка халыкларньщ эпик мирасын ейрэнудэ кулланылырга мемкин. Мэктэп, урта ьэм югары уку йортларында "Халык авыз иждты" курсын уткэндэ диссертацияне теоретик ьэм методик хезмэт буларак файдаланырга була.
Хезмэтнец апробациясе
1. Институтньщ ике конференциясендэ докладлар итеп сойлэнде.
2. Фэнни жыентыкларда, журналларда 5 мэкалэ бастырылды.
Диссертациянец структурасы:
Диссертация кереш, еч булек, йомгаклау ьэм библиографиядэн тора.