Электронная библиотека диссертаций и авторефератов России
dslib.net
Библиотека диссертаций
Навигация
Каталог диссертаций России
Англоязычные диссертации
Диссертации бесплатно
Предстоящие защиты
Рецензии на автореферат
Отчисления авторам
Мой кабинет
Заказы: забрать, оплатить
Мой личный счет
Мой профиль
Мой авторский профиль
Подписки на рассылки



расширенный поиск

Творчество Гаяза Исхаки в эмиграции Зайнуллина Гульшат Ильфатовна

Творчество Гаяза Исхаки в эмиграции
<
Творчество Гаяза Исхаки в эмиграции Творчество Гаяза Исхаки в эмиграции Творчество Гаяза Исхаки в эмиграции Творчество Гаяза Исхаки в эмиграции Творчество Гаяза Исхаки в эмиграции
>

Данный автореферат диссертации должен поступить в библиотеки в ближайшее время
Уведомить о поступлении

Диссертация - 480 руб., доставка 10 минут, круглосуточно, без выходных и праздников

Автореферат - 240 руб., доставка 1-3 часа, с 10-19 (Московское время), кроме воскресенья

Зайнуллина Гульшат Ильфатовна. Творчество Гаяза Исхаки в эмиграции : диссертация ... кандидата филологических наук : 10.01.02.- Казань, 2002.- 165 с.: ил. РГБ ОД, 61 03-10/742-8

Содержание к диссертации

Введение

Беренче булек. Гаяз Исхакыйньщ меЬажирлектэге ижтимагый-сэяси пэм фэнни-публицистик эшчэнлеге 13

1.1 Эдипнец эмиграциядэге ижтимагый-сэяси пэм фэнни эшчэнлеге 13

1.1.1 "Идел-Урал" жэмгыятен оештыруда беренче адымнар 14

1.1.2 Г.Исхакыйныц фэлсэфи, сэяси, тарихи карашларын чагылдыручы "Идел-Урал" исемле тарихи-сэяси эсэре 16

1.1.3 Г.Исхакый Ерак Кенчыгышта 24

1.2 Исхакыйньщ мепажирлектэге мэхэррирлек Ьэм публицистик эшчэнлеге 32

Икенче Булек. Гаяз Исхакыйньщ мепажирлектэге эдэби ижаты 62

2.1 Эдипнен мепажирлектэ ижат иткэн проза эсэрлэре 64

2.2 Г.Исхакыйныц меЬажирлек чоры драматургиясе 112

Йомгак 152

Библиография 156

Г.Исхакыйныц фэлсэфи, сэяси, тарихи карашларын чагылдыручы "Идел-Урал" исемле тарихи-сэяси эсэре

Г.Исхакый мвпажирлектэ татар миллэтен яшэту пэм устеругэ багышланган фидакарь эшчэнлеген терле юнэлешлэрдэ алып бара. Фэнни-публицистик эшчэнлегендэ ул бигрэк тэ туган халкыныц тарихи уткэнен ейрэнугэ дикъкать итэ. Татарньщ чын тарихын торгызырга алынып, ул "Идел-Урал" дигэн хезмэтен яза. Бу хезмэт Берлинда татар телендэ (1933), Парижда рус Иэм француз теллэрендэ (1933), алга таба Токиода япон (1934), Варшауда поляк (1938) теллэрендэ бастырыла. 1990 нчы елларда исэ бу хезмэт безнец илдэ рус Ьэм татар теллэрендэ берничэ мэртэбэ нэшер ителде. Анда Г.Исхакый татар фэнендэ беренче мэртэбэ диярлек безнец халыкныц бик борынгыдан килэ торган тарихы турында объек тив мэгълуматлар бирэ, татар миллэте тарихындагы борылыш моментларына туктала.

Болгар-татарларны борынгы терки цивилизациясенец варисларыннан берсе итеп карап, Г.Исхакый сузне элеге терки денья тарихыннан башлый. Идел-Уралныц теньяк елеше дэ, борын-борыннан теркилэрнеке булганын искэртэ: "Шулай итеп, Идел-Уралныц теньяк елеше, ягъни Сурадан алып Самара далаларына кадэр жирлэрнец борын-борыннан теркилэрнеке икэнен без тарихка мерэжэгать иткэннэн соц анык тешендек. Э хэзер Идел-Уралныц кеньяк елешенэ, ягьни Самара далаларыннан алып Каспий дицгезенэ кадэр жирлэргэ игътибар итик. Тарихи чыганаклар Идел-Уралныц бу елеше дэ теркилэрнеке булганлыгын раслый". [86, 6.4]

Тарихныц баштагы дэверлэре турында мэгълумат бик аз булу сэбэпле, эдип игътибарын аныц мэгълуматлар кубрэк сакланган дэверлэренэ, ягъни Чынгыз хан тэзегэн империя еч елешкэ таркалып, шуларныц Идел-Урал буйларын колачлаган болгар-кыпчак елешенэ юнэлтэ. Автор Идел буена килеп чык-кан болгарларныц терле яктан гажэп уцайлы Ьэм отышлы жир-гэ урнашуларын искэртэ. Y3 фикерен ул болгар чоры тарихы буенча белгеч - куренекле рус археологы профессор В.Ф.Смолин сузлэре белэн ныгыта. [63, с. 40]

Алга таба автор Болгар дэулэте, Алтын Урда, Казан Ьэм Эстерхан ханлыклары, Нугай урдасы турында хэзер инде безгэ нигездэ билгеле мэгълуматларны бирэ. Шул ук вакытта бу хезмэттэ Г.Исхакый тарафыннан татар тарихын яктыртуда янарак моментлар да кузаллана. Безнец халыкныц терки чыгышлы булуын нигез итеп алып, эдип болгар дэверендэ яшэгэн бабаларыбызны "терки телле болгарлар" дип атый, э Казан ханлыгы чорыннан аларга "терки-татар" дигэн исем би рэ. Моныц белэн автор безнец халыкныц борынгы терки цивилизациясенец варисы булуына басым ясый. Ьэм шушы факторный татарныц ижтимагый-рухи усешендэ меЬим роль уйнавын курсэтэ.

"Местэкыйльлек ечен керэш" дип аталган параграфта Г.Исхакый Рэсэйнец Петр патша заманыннан ук килгэн колониаль сэясэтен фаш итэ. Аныц урыс булмаган халыкларны кыргыйга чыгаруын, аларныц сэяси структураларын юк итуен, гадэтлэнелгэн икътисади тэртиплэрен ж,имеруен пэм халыкны хэерчелеккэ тэшеруен, кечлэп чукындыруын, профессиональ эдэбият Ьэм сэнгатьне бетеруен, кешелэрне мул сулы елга буйларыннан, уцдырышлы жирлэрдэн, олы юллардан Ьэм, гомумэн, гомер иткэн тебэклэреннэн кубарып, кучереп утыртуын бэян итэ: "Ж,ицучелэрнец кансызлыгы Ьэм рэхимсезлеге шуннан гына да куренэ: бугенге кендэ дэ Казаннан 30-40 чакрым ераклыкта бер генэ татар авылы да юк". [87, 6.4] "Прогрессив Петр патшаныц терки-татарларга каршы юнэлтелгэн репрессиялэре терки-татарны милли Иэм дини яктан гына тугел, э икътисади фронтта да тар-мар иту ечен эшлэнэ. Урыс сэясэтенец бу омтылышы Елизавета патшалык иткэндэ тагы да кечэя. [87, 6.4]

Терки-татарларны миллэт буларак юк итунец иц отышлы юлы итеп урыслар чукындыруны курэлэр. Бу юнэлештэ алар терле эшэкелеклэрне, алдау-йолдауларны файдаланудан да чирканмыйлар. Мэсэлэн, 1718 елныц 30 январендэ чыккан указ нигезендэ 15 яшьтэн 60 яшькэ кадэр булган морзаларны кораблар тезу ечен ирексез урман кисэргэ жибэргэннэр (лашманчылар), 1722 елныц 19 январь указы белэн исэ терки-татарныц 10-12 яшьтэге малайларын хэрби хезмэткэ чакыра башлыйлар (канонистлар). 1731 елдан Казан губернасында керэшеннэр ечен ясакларны мвселманнардан тулэтэ башлыйлар. Керэшеннэрне солдатка алмыйлар, алардан алынасы рекрутларны да меселманнар бирергэ тиеш була. [87, 6.5]

Чит илдэ дэ татарчылыкка, милли азатлык, татар дэулэтчелеге Ьэм демократия идеалларына гомеренен, ахырына кадэр турылыклы булып калган, денья кулэмендэ шунын идеологы буларак танылган эдип "Идел-Урал" хезмэте белэн терки халыкларньщ милли аннарын, рухларын уятырга тели, узлэрен борын-борыннан изеп, буйсындырып яшэгэн явыз кечкэ каршы керэшкэ чакыра. Узенец эйтергэ телэгэн сузе утемлерэк булсын ечен тарихныц реаль фактларына мерэжэгать итэ.

Г.Исхакый безнец халыкньщ XX гасырдагы тарихына аерым туктала. Бу дэвердэ ул, бер яктан, гасыр башында Россиядэге мэгълум узгэрешлэр шартларында татарныц азатлыкка, местэкыйльлеккэ емет йолдызы кабат кабынып китуен, шул нигездэ аныц ижтимагый-рухи яшэешендэ жанла-ну h9M янару башлануын курсэтэ. Икенче яктан, совет чорын-да элеге емет йолдызыныц янэ сурелуе, уткэндэге рус хакимиятенен татарларга карата алып барган сэясэтенец большевиклар тарафыннан дэвам иттерелуе, татарны миллэт буларак кечсезлэндерудэ большевикларньщ уткэндэге рус патшаларыннан да кубрэк "унышка" ирешулэре чагылдырыла. [89]

Г.Исхакый 1926 елгы халык санын алу нэтижэлэренен Идел-Урал тебэгендэ татарларньщ 7,848 млн. (халыкньщ 51% ы); урысларныц 4,290 млн. (28 %); фин-монгол кавеменнэн булган халыкларньщ 2,712 млн. (17,7 %); немецларныц 0,506 млн. (3,3 %) булуын, нэтижэдэ терки-татарларньщ башка урыс булмаган халыклар белэн Идел-Урал халкыныц 72 %ын тэшкил итуен курсэткэнлеген иска тешерэ. Идел-Уралныц яхшы географик территориядэ урнашуы ("туфрак. яхшы, зур елгалар (Идел, Чулман, Агыйдел, Ж,аек) - бер-берсеннэн ерак урнашкан олысларны тоташтыра (мэсэлэн, дстерханны Урал белэн, Уралны Казан белэн). Урал таулары узлэрендэге казылма байлыклар белэн сэнэгать усешен тээмин итэчэк, нефть бу тэбэкне генэ тугел, дэньяны туендырачак. haea торышы щайльГ) [89, 6.4] элегэ емет уятырлык хэлдэ булмаган икътисадны устеругэ 3УР мемкинлек тудыруын эйтеп китэ. Шуныц белэн Г.Исхакый азчылыкныц купчелек белэн идарэ итэргэ хакы булмавын, узенец икътисади мемкинлеклэре белэн Идел-Уралныц, пичшиксез, местэкыйль дэулэт булып яши алуын ассызыклый.

"Идел-Урал" хезмэтенец йомгагында Г.Исхакый ачыктан-ачык терки халыкларны керэшкэ чакыра: Россия большевиклар астындагы "халыклар термэсе" булып кала бирэ. Урыс инкыйлабы эле тэмамланмаган. Ул милли мэсьэлэне хэл иткэндэ генэ, бэйсезлек очен керэшне дайми дэвам итуче халыклар тулаем азатлыкка ирешкэндэ генэ тэмамлана ала. Кенбатыш Аурупа халыкларына Беек Француз революциясе азатлык китергэн кебек, Россия инкыйлабы Кенчыгыш Аурупа халыкларына местэкыйльлек, бэйсезлек алып килер [89, 6.5].

Исхакыйньщ мепажирлектэге мэхэррирлек Ьэм публицистик эшчэнлеге

Г.Исхакыйныц мепажирлектэге купкырлы эшчэнлегенен мепим тармагын мехэррирлек пэм публицистика тэшкил итз. Мехэррирлеккэ килсэк, бу елкэдэ эдип революциягэ кадэр инде бай тэжрибэ туплаган була. Мэгълум ки, ул вакытта эдип "Тэрэкъкый", "Херрият", "Тан, йолдызы", "Тавыш", "Ил", "Суз", "Ил сузе" кебек газеталар чыгара. Гомумэн ул 76 ел-лык гомеренец 55 елын матбагачы буларак уткэрэ. Бер гади кеше башкара алмаслык эшлэрне авыр шартларда тормышка ашыру бары тик Г.Исхакый кебек беек затларга гына хае.

Г.Исхакыйныц матбагачылыкка шундый зур игътибар бируе матбугатныц халык тормышында пэм язмышында уйнаган ролен тирэн ацлау белэн бэилэнгэн була. Инде 1913 елда ук ("Ил", №1) "Матбугат" дигэн мэкалэсендэ ул: "Бер халыкныц матбугаты шул халыкныц куцелендэ жыелып яткан телэулэр-арзуларыныц тэржеманы. Бу халыкныц матбугаты шул халыкныц эчендэ агып йери торган фикерлэр-мэслэклэр, уйлар-тешенчэлэрнец кезгесе. Бер халыкныц матбугаты шул халыкныц эчендэ йегереп йери торган канныц кызулык-суыклык дэрэжэсенэ куреэтэ торган тамыры... Шуныц ечен халык хезмэтлэре арасында матбугатныц вазифасы иц авыры, миллэт эшлэре арасында кыйлып бетеруе иц читене, иц кыены" дип яза. [90]

Шунлыктан эмиграциядэ дэ беренче эш итеп Г.Исхакый Финляндиядэ, Германиядэ пэм Теркиядэ татарча газета чыгарырга тырышып карый, эмма матди мемкинлеклэр булмаганга, телэгенэ ирешэ алмый. Шулай да, ул берничэ мехэррир белэн берлэшеп, 1928 елда "Милли юл" исемле жур нал чыгарырга алына. Яца басманьщ теп бурычы пэм максаты итеп татар миллэтенен бугенге хэле пэм килэчэге турында кайгырту карала. Г.Исхакый баштан ук Россиядэ большевиклар властьтан тешерелгэч, татар белэн нэрсэ булачагы турында бу-геннэн уйларга кирэклеген искэртэ. Бугеннэн татарныц азат-лыгын, местэкыйльлеген якларлык кечле милли оешмасын булдырырга, терле жирлэргэ сибелгэн миллэттэшлэрен шул оешма кул астында берлэштерергэ, монын, ечен ахыр чиктэ та-тарнын уз милли юлын билгелэргэ кирэклеген искэртэ. Яца мэжмуганыц теп бурычын да эдип шушы мэсьэлэлэр белэн бэйлэп карый. [32, б. 140]

Чыннан да, Г.Исхакыйныц 20-30 елларда башкарган иц зур нэтижэле эшлэреннэн берсе - "Милли юл" журналын чы-гару була. Аныц беренче саны 1928 елныц 23 декабрендэ, соц-гы саны 1939 елныц октябрь ахырында чыга. Барлыгы 136 сан денья курэ. 1930 елга кадэр "Милли юл" исеме белэн чыгып бара. Аннан соц "Яца милли юл" исемен ала. Журнал нигездэ Берлинда нэшер ителэ. Аны чыгаруда татарныц мепажирлектэ-ге куп кенэ куренекле затлары катнаша. Авторлар Ьэм хез-мэткэрлэр арасында Сания Гыйффэт, Рэшит Рэхмэти Арат, Сэгадэт Чагатай, Закир Кадыйри, Эхмэт Тимер, Лэбиб Каран, Хэсэн Хэмидулла, Фуат Туктар, Гомэр Тэцреколый Ьэм баш-калар була. [26, 6.7] Шулай да журналда купчелек материал-лар Исхакый тарафыннан языла.

1935 елда Мукден шэпэрендэ "Милли байрак" исемле атналык татар газетасы чыгарыла башлый. Ул газетаныц чит иллэрдэ яшэуче тврек-татар яшьлэрен милли рухта тэрбиялэу эшендэ роле зур була. Берлинда чыга торган "Милли юл" исемле журнал белэн "Милли байрак" газетасы чит иллэрдэ яшэуче татарларныц милли ацнарын устерудэ мепим фактор булып торалар.

"Милли юл" пэм "Яца милли юл" журналларыныц теп авторы да буларак Г.Исхакый аларда басылган мэкалэлэрендэ татар тормышы белэн генэ чиклэнми, бэлки, гомумэн, Россия халыкларынын большевиклар кулы астындагы хэле Иэм килэ-чэк язмышы хакында да уйлана. Бу яктан анын, "Русиянец ки-лэчэге" дигэн мэкалэсе киц мэгънэгэ ия. Анын Россияне килэчэктэ нинди язмыш кетуенэ багышланган икэнлеген исеменнэн ук чамаларга мвмкин. Ин, элек Г.Исхакый Россиядэ хакимияткэ килгэн болыневикларньщ теп максаты -социализмны "Русиядэ пэм дэ мылтык вэ сецге берлэн мэйданга китерергэ" телэулэре икэнен эйтэ, элеге максатнын беркайчан да тормышка ашмаячагын "жанлы дэлиллэр" белэн исбат итэ. Ул большевикларны тагын атына торган балаларныц "Очамыз! Казанга життек, Мэкэржэгэ барамыз!" дип бер урында кычкырып торулары белэн, тирэ-юньдэге бетен усемлеклэрне корытып бетергэн, узе дэ ж,имеш бирмэгэн кысыр агач белэн чагыштыра. Ягъни, автор Русиядэ коммунистларныц инде килэчэге булмавын, анда нинди дэ булса узгэрешлэр булачагын курэзэчелек итэ. ("Русия кебе/с бик тубэн мэгълуматлы халыкларныц яшэгэне, бер мдмлэкэттэ коммунизм нигезенэ корылган бу тормышныц усуе вчен, эле дэ уникенец берег генэ дэ булмаганлыгы куренде. Шулай итеп, хэзер бвтен коммунизм фикере вэ ул нигезгэ корылган СССР хэкумэте идея эченнэн генэ тугел, бвтенлэй икътисадэн дэ банкрот булды". [97, б. 42])

Г.Исхакыйны Русиядэге болыневикларньщ асылын, анын. яца дэулэт корганда нигез итеп алынырга тиешле 5 эсаска менэсэбэте аша ача:

І.Милек. "Унбер ел буенча большевикнын бетен тырышуына каршы, милек мэсьэлэсе 1917 нче елга Караганда да ныграктыр".

2.Миллият. "Большевикнын интернационализм-фэлэн дип маташулары, соцгы куренуенэ Караганда, туп-тугрысы вз дорфа бер формада башка миллэтлэрне руслаштыру гына булып чыкты".

З.Дин. "Большевикныц фикере, хвррият ечен дип башлаган диннэргэ каршы тартышуы, руслардан башка дин эпеле арасында падишаплар заманындагы миссионерларныц хезмэте тесенэ кереп китте. Шуца курэ рус булмаган пэр халык у3 бабаларыныц диненэ баглануны тагы да ныгайтты".

4.Херрият. "Русиядэ 1870 елдан бирле матбугат, веждан вэ шэхес херрияте кебек сузлэр сейлэнэ вэ языла башланган булса да, халык бу хорриятнец мэгънэсен эле дэ пичбер тесле адлый алмады. Бу фикерлэр бары зыялы халыкныд гына идеалы булып калган иде. Менэ унбер еллык большевик идарэсе бу херриятлэрнец ни дэрэжэдэ кирэк булганын пэркемгэ аерым-аерым дэлиллэр берлэ курсэтте вэ ейрэтте".

5.Халыкчылык. "Большевизм узенец идарэсен мемтаз (бик шэп) бер герупка, ягъни коммунизм фикерен кабул иткэн яки кабул иттем дип ялганлый белгэннэр очен генэ дип торганга, халыкныц йез дэ туксан тугыз ярымы бетен хокуклардан мэхрум ителгэндер. Ул халык бары имана тулэуче, коммунист мирзаларын ашатып эчертуче вэ куцеллэндеруче генэ булып калгандыр. Шушы гайре табигый хэл берлэ халык, терле юллардан тартыша-тартыша, узеннэн-узе "халыкчылык" фикерен узенэ идеал иттереп куйган вэ бик куп тэжрибэлэр берлэ шуны ацлаган бер хэлгэ килгэндер". [97, 6.43]

Элеге сузлэр эдипнец Русиянец хатасын, бетугэ йез тотуыныц сэбэбен дэулэт оештырганда нигез итеп югарыда санап утелгэн 5 теп эсасны алмавында куруен дэлилли. Ул Русиядэ яшэуче халык элеге хатаны кичермэячэк, узлэренэ ирек даулап керэшкэ чыгачагына ышана.

Эдипнен мепажирлектэ ижат иткэн проза эсэрлэре

Узенец тормыш максатын миллэткэ хезмэт итудэ кургэн Г.Исхакыи эмиграциядэ язылган проза эсэрлэрендэ гасыр башындагы идея-эстетик пограммасын гамэлгэ ашыруын дэвам итэ. Элеге эсэрлэр миллэт язмышына караган мэсьэлэлэр ("Эйгэ таба", "Кез", "Локман хэким"), татар, терки яшьлэренец урыс армиясендэ хезмэт итулэре ("0йгэ таба"), зыялы-ларыбызныц руслашуы ("Кез"), кеше бэхете пэм бэхетсезлеге, хатын-кыз хокуксызлыгы ("Кез"), татар кешесенец милли-мэдэни ацы усу, кицэю ("Кез", "0йгэ таба") кебек бугенге кен ечен дэ аваздаш булган мэсьэлэлэр кутэрелэ.

Ягъни миллэт язмышы турында кайгыртуын дэвам итеп, эдип уз иж,атында игътибарын элеге мэсьэлэнец терле якларына юнэлтэ. Шуларньщ берсе "0йгэ таба" повестенда яктыртыла.

Эсэрнец язылу тарихы шактый кызыклы. Кайбер мэгълуматларга Караганда, Г.Исхакыи аны революциягэ кадэр Беренче бетенденья сугышыныц тэуге елларында ук язарга планлаштырган булган. Ченки татарныц тарихи язмышы турында ул шул вакытларда ныклап уйлана башлый. Бу эсэр ха кында беренче мэгълуматны без Г.Исхакыйныц 8 томлык "Мэжмугаи эсэре"нец 1915 елда Мэскэудэ "М.О.Аттай пэм К" типографиясендэ басылган 8 нче ж,илд 1 нче китабынын титул битендэ табабыз. Анда эдипнец элеге "Сайланма"сына кергэн Ьэм керэчэк эсэрлэре исемлеге бирелэ пэм 8 нче жилднец 3 нче китабында "0йгэ таба" бирелэчэге белдерелэ. Чынлыкта исэ элеге еченче китап "Ул эле вйлэнмэгэн иде" эсэре рэве-шендэ 1918 елда Казанда "Мэгариф" типографиясендэ денья курэ. "0йгэ таба"ны Г.Исхакый ул вакытта язып елгермэгэн, курэсец, 1951 елда узе тезегэн эсэрлэре исемлегендэ ул аны 1922 елда Берлинда язылды дип курсэтэ. Эмма эсэр матди мемкинлек булмау сэбэпле бары 1938 елда гына Берлинда басылып чыга. Бездэ ул беренче тапкыр 1992 елда "Мирас" ж,урналында денья курде.

"0йгэ таба"ны Г.Исхакый узе хикэя дип атаса да, эсэр узенец тезелеше, кулэме буенча повесть жанрына туры килэ.

"0ЙГЭ таба"да Россиядэ гасырлар дэвамында алып барылган милли сэясэтнец бер мепим аспекты сэнгатьчэ чагылыш таба. Эсэрдэ теп вакыйгалар 1915-1916 елларда бара. Бу - Россиянец Англия пэм Франция белэн берлектэ Теркиягэ каршы сугыш алып барган вакыт. Эсэрдэ шул сугыш вакыйгалары пэм куренешлэре чагылыш тапкан. Ул сугышта русларныц куптэн, Петр I заманыннан ук куелган планнарын ("Васыятьнамэ"дэ Петр I нец "Русия дэулэтен денья мэмлэкэтенэ эйлэндерер ечен, аныц башкаласы Азия Ьэм Европа хэзинэлэренец ачкычы булган Истанбулга кучеру шарт. Кичекми Ьэм ялгышмый эш итеп, Истанбулныц кенбатыш жирлэренэ ия булу кирэк. Шебпэсез ки, Истанбулга ия булган патша деньядагы илапи патша булачак" дигэн сузлэрен укый алабыз [8, 6.167-168]) тормышка ашырырга мемкинлек туа. Русларныц бурычы Теркияне яулап алып, Русиягэ Эрмэнстан, Истанбул пэм бугазларны кушу, Ая Суфиянын, башына биш йез ел элек тешерелгэн хачны кабат кутэру. [72, 6.63] Урыслар тарафыннан татарларны, гомумэн терки халыкларны милли-интеллектуаль яктан кечсезлэндереп, аларны бетугэ дучар иту чаралары курелэ. Икенче яктан, татарны, аныц интеллектуаль мемкинлеклэрен Россия мэнфэгатьлэренэ хезмэт иттеру турын-да кайгыртыла. Нэтижэдэ, руслаштыру пэм башка юллар белэн татар интеллектынын, шактый елеше рус деньясына кучерелэ, аны дэулэти, икътисади, фэнни пэм мэдэни яктан устеругэ сарыф ителэ.

Бер ук вакытта татар факторы инде бик куптэннэн Россиянен, Кенчыгыш деньясына утеп керуендэ пэм анда узе-нец сэясэтен уткэруендэ актив файдаланыла. Бу елкэдэ татарларны бигрэк тэ дипломатия хезмэткэрлэре, тылмачлар яки сэудэгэрлэр сыйфатында файдаландылар. Рус хакимиятенэ татарлар аеруча анын терки деньяда узенец басып алу пэм колонизаторлык сэясэтен уткэрудэ кирэк булды. Татарларны мондый максатта файдалану совет чорында да дэвам иттерелде. Аерым алганда, гражданнар сугышы чорында татарларны Урта Азия республикаларында совет властен урнаштыруда пэм бу властька карты кечлэрне бастыруда файдаландылар. Шушы максатта Казанда 1919 елныц мартында Беренче Идел буе татар укчы бригадасы тезелэ Ьэм ул совет власте дошманнарына каршы керэшеп, Идел буеннан Тянь-Шань тауларына кадэрге юлны утэ. Зур купчелеге татарлардан торган бу бригаданыц сугышчан юлы эдэби эсэрлэрдэ дэ (Ш.Усмановнын. "Легион юлы" дилогиясендэ, 1936; А.Гыйлэжев Ьэм А. Яхинныц "Ша-мил Усманов" драмасында, 1967; А.Расихныц "Капарманнар юлы" романында, 1968 h.6.), жырларда да (М.Ногман белэн Р.Яхинныц "Татбригада сугышчылары жыры"нда), фэнни хезмэтлэрдэ дэ (М. Рафиковныц "От Волги до Тянь-Шаня" монографиясендэ, 1976) чагылыш тапты. Совет чорында язылулары сэбэпле, саналган эсэрлэрдэ элеге бригада, аныц керэше шул вакыттагы идеология рухында, ягъни уцай яктан гына каралды пэм бэялэнде.

Г.Исхакыйньщ "0йгэ таба" повесты нэкъ менэ татар бригадасы Урта Азиядэ алдына куелган бурычын утэп таратылган елда, 1922 елда язылып бетэ. Бу эсэрендэ эдип Россиядэ татарларны теркилэргэ каршы керэштэ файдалануныц баштагырак чорына мврэжэгать итэ. Повестьта тарихта берни-чэ мэртэбэ булган рус-терек сугышларыныц берсе сурэтлэнэ. Х.Мицнегулов сузлэре белэн эйтсэк, аца нечкэ психологизм белэн сугарылган тирэн тарихи тоем хае. Ул чор атмосферасын, сэяси тенденциялэрне кузалларга ярдэм итэ, тарихка, тормышка башка куз белэн карарга этэрэ.

Эсэрнец топ герое - полковник Мирхэйдэр Тимергалиев. Ул - рус гаскэрендэ хезмэт итуче татар полковнигы. Аныц бердэнбер улы сугыш мэйданында капарманнарча улгэн, хатыны Нэфисэ инде куптэн вафат. [72, 6.48], 17-18 яшьлек кызы Сеембикэ шэфкатъ туташлары курсын тэмамлап сугышка китэргэ тели.

Повесть узенчэлекле кереш вакыйгадан, Тимергалиевнец йоклый алмыйча ятуын тасвирлап башланып китэ. Моныц сэбэбе - жимерек, ватык терек ейлэре, терек йортлары, йезлэп, мецлэп улгэн терек хатын-кызы, бала-чагасы ечен борчылу. Ул узенчэ йоклаганга да сабышып карый. Лэкин ба-шындагы уйлары миенэ тынгылык бирми. Аныц куз алдына тер-ле манзаралар килэ. Бу халэтен жицэ алмагач, сикереп торып, тэрэзэ каршына килэ, э анда, соцгы сугышныц нэтижэсе буларак, "айныц нурына коенган мэчетнен туп берлэ тишелгэн яртылай езелеп тэшкэн манарасы, кулы киселгэн кешенен кулсыз жине кебек селкенэ, саллана кебек, мона йодрык кур-сэтэ кебек булды" [72, 6.46]. Анын кунелендэ, йерэгенен ин туренэ иманы аваз сала. Ул уйлануын дэвам итэ. Бэлки бу ма-нара, михраб, эйлэнэ-тирэдэге жимерелгэн йортлар минем га-ебем белэн эшлэнгэндер, дигэн сорау аны сискэндереп жибэрэ. Ягъни эсэрнен беренче юлларыннан ук полковник Тимергалиевнен "уяна" башлавын тоябыз, эсэрнен эчтэлеген кузаллый башлыйбыз. Тимергалиевне "Безнекелэр кем дэ, .дошман кем?" дигэн сеаль борчый. Лэкин бу эле татар жанлы сугышчы йерэгендэ кабыначак ялкынныц бер чаткысы гына. Элегэ Тимергалиев узен паман "полковник Тимергалиев" итеп хис итэ, ягъни рус армиясенен турылыклы сугышчысы итеп тоя. Алга таба анын кунелендэге каршылыклар артканнан арта бара. Менэ ул узеннэн узе "ни ечен кызыма хатны русча язам сон?" дип сорый. Ьэм яна бер фикер ачкан кебек сеенеп, шатланып хатын татарча дэвам итэ. Татарчата кучкэч, анын инде уй-фикерлэре дэ узгэрэ. ("Аныц татарча иттереп, узенец кызына шул сугышны бик шэп иттереп язарга теле бармады. ... татарча язган хаты русчасына тэмам башка булып чыгачак булды". [72,6.49]) Гаяз Исхакыйнын ачышы "Тимергалиев кебек затнын милли жаны ничек итеп уянуын, актив кечкэ эвере-луен, вазыйфа иясенец (гаскэр башлыгы) шэхескэ эверелуен утемле, ышандырырлык итеп гэудэлэндеругэ" ирешу.[26]

Г.Исхакыйныц меЬажирлек чоры драматургиясе

Татар эдэбиятында поэзия пэм прозаньщ куп гасырлык традициясе булса, драма эсэрлэре тик XIX йезнен, соцгы чирегендэ генэ куренэ. Лэкин ул кешегэ кабул иту ечен ин унайлы (сэхнэдэ уйналына), жанлы пэм хэрэкэтчэн булуы сэбэпле тиз аякка баса, камиллеккэ ирешэ. Элбэттэ, драматургиянец укучы арасында популярлашуында, алар тарафыннан жылы кабул ителуендэ элеге шэкелдэ ижат иткэн беек эдиплэребезнец дэ роле юк тугел.

Сэхнэ эсэренец укучы-тамашачыга тээсир кече пэм тэрбияви роле зур булуын бик иртэ анлап, Г.Исхакый бу жанрга ижатыныц башыннан ук диярлек мерэжэгать итэ Ьэм тиз арада талантлы драматург булып таныла.

Бу жанрга караган эсэрлэрендэ ул милли яшэешнен, утэ мепим мэсьэлэлэрен яктыртырга алына.

Беренче сэхнэ эсэрлэрендэ, ул, башка татар драматурглары кебек ук, гаилэ, мэхэббэт, ата-ана Ьэм бала, байлыкка ия булып та кешелеклелек сыйфатларын югалтмау, искелек белэн яналык керэше темаларын яктырта. ("0ч хатын белэн тормыш", "Ике гашыйк", "Алдым-бирдем", "Жэмгыять", "Кыямэт" h.6.)

1905 нче елгы революция, илдэге аннан соцгы вакыйгалар Г.Исхакый ижатына да узгэрешлэр китерэ. Эдип уз драма Ьэм комедиялэрендэ миллэт язмышын, ижтимагый-сэяси проблемаларны, тигезсезлеккэ каршы кэрэшне чагылдыруны алгы планга чыгара ("Мегаллим", "Мегаллимэ", "Зелэйха", "Тартышу" h.6.). шул ук вакытта миллэтнец ялкынлы керэшчесе Г.Исхакыйны татар халкы ечен бугенге кендэ дэ чит булмаган дини Ьэм милли гаделсезлек, мыскыл ителу, кол хэленэ твшерелу мэсьэлэлэре бик борчый.

Мэпаж,ирлектэ дэ драматургиягэ актив мерэжэгать итеп, Г.Исхакый уз эсэрлэрендэ милли яктан эпэмиятле мэсьэлэлэрне яктырта. Аныд элеге ижат дэверендэ биш сэхнэ эсэре язганлыгы билгеле. Болар - "Дулкын эчендэ" драмасы (1920), "Ике ут арасында" драмасы (1920), "Жан Баевич" комедиясе (1923), "Хэят юлында" драмасы (1946), "Олуг Мехэммэд" дип аталган тарихи драмасы (1947). Аларныц дуртесе генэ бугенге укучыга житкерелде. Кызганычка каршы, "Ике ут арасында" драмасы элегэ табылмады. "Фикер ягына килгэндэ,- дип яза бу эсэрлэр турында А.Эхмэдуллин, -боларда, совет драматургиясеннэн узгэ буларак, коммунистик идеология хакимияте рехсэт итмэгэн темалар кутэрелгэн. Ьэм алар татар миллэте кузлегеннэн, гомумкешелек кыйммэтлэре ноктасыннан торып хэл ителгэн. Ягъни, сэнгатьчэ дереслек боларда квчлерэк". [4,6.57]

Диссертациядэ югарыда аталган 5 драма эсэренец очесе - "Дулкын эчендэ", "Ж,ан Баевич" Ьэм "Олуг Мехэммэд" тикшерелэ.

Мепажирлектэ еракта калган ватаны - советлар Россиясендэге хэллэр белэн актив кызыксынган Г.Исхакый бу хэллэрне, алда эйтелгэнчэ, узенец публицистикасында еш яктырта. Шул ук вакытта элеге темага ул узенец эмиграциядэ-ге беренче эдэби эсэре - "Дулкын эчендэ" драмасын да багыш-лый. Автор аны 1920 елда Парижда тегэлли. Матди мемкинлек булмау аркасында пьеса уз вакытында денья курэ алмый. Аны кулъязмада аерым кешелэр генэ уку бэхетенэ ирешэ. "Дулкын эчендэ" Финляндиянец Тампере шэпэрендэ яшэуче миллэттэшлэребез ярдэмендэ бары 1937 елда гына аерым ки тап рэвешендэ Берлинда гарэп хэрефлэре белэн басылып чыга. Аныц керешендэ авторныц мондый сузлэре бар: "Большевик жэпэннэменнэн котылып чыгып, Аурупада бераз сулыш алгач та, беренче язылган бу эсэрем - илемездэ мецнэрчэ булып ут-кэн вакыйгалардан алынган авыр тээссоратларныц жимешедер. Куптэн ук басылып, киц укучыларымызны таныштыру, хосусэн мепажэрэтдэ усеп житэ торган яшь буынымызны туган илендэ-ге кардэшлэре, туганнарыныц башыннан уткэнен куз алдында жанландыру бик кирэк булса да, мэгатээссеф1 матди кысынкылык аркасында бу вазифаны вакытында ути алмаган идек. Финляндиянец Тампере миллэтчелэре безнец бу милли вазифамызны утэргэ имкян биргэнгэ, пэммэсенэ дэ зур рэхмэтлэремне укып, укучыларга "Дулкын эчендэ"не тэкъдим итэм... Варшау, 1932 ел".

Бу эсэр эдипнец туган илендэ 1992 елда гына денья курэ алды. ("Мирас" -1992. -№4-52-72 б.; №5 -62-66 б.).

Бу драма Г.Исхакыйны туган илендэ яшэгэн вакытта ук борчыган, уч чоры, шул жэмгыять очен актуаль булган, бугенге кондэ дэ эпэмиятен югалтмаган тема - шэхес хокуклары мэсьэлэсенэ багышланган. Элеге эсэрнец нигезендэ "кеше бу деньяда ни очен яши?", "Ул узе очен яшэргэ тиешме, эллэ башкалар еченме?" дигэн сорауларга жавап эзлэу ята. Октябрь инкыйлабыннан соцгы эдэбиятта куп очракта "кеше узе очен генэ тугел, коллектив ечен яшэргэ, коллектив мэнфэгатьлэрен кайгыртырга тиеш дигэн идея белэн сугарылган эсэрлэр донья курде. Бу фикергэ беренчелэрдэн булып татар драматургиясендэ Г.Исхакый каршы теште. Ул "Дулкын эчендэ" драмасында геройларныц тормышларын, язмышларын сурэтлэу аркылы, гуя "Кешелэр! Сез узегезне узегез хормэт итмэгэндэ, башкаларны бэхетле итэ, бэхетле жэмгыять тези алмаячаксыз!" дип эйтергэ тели.

Элбэттэ, эсэр узе революция, гражданнар сугышы квннэрендэ язылган булганлыктан, автор бу темаларны да читлэтеп утэ алмый.

Татар миллэтен инкыйраздан коткару очен башта патша режимы, э бераз соцрак башында Ленин торган большевиклар тираниясе белэн актив керэшкэн Исхакый 1917-1918 еллар вакыйгаларына карата шэхси менэсэбэтен бу эсэрдэ шактый кырыс эпизодлар Ьэм тетрэндерерлек вакыйгалар аша белдерэ.

Эсэрдэге вакыйгалар Казанда 1915-1919 елларда бара. Лэкин сэхнэдэ турыдан-туры сугыш эпизодлары юк. Бары тик шушы елларда Казанда яшэгэн урта хэлле татар кешелэренец тормышы, яшэу рэвеше, илдэ булган вакыйгалар кайнашында аларныц урыны тасвирлана. Эсэрнец топ каИарманы - яшь тол хатын Разыя. Беренче пэрдэ "азрак яучы" курше карчыгы Кэ-римэ абыстай белэн урта хэлле сэудэгэр Хэйрулланыц Разыя-ны кияугэ димлэвеннэн башланып китэ. Нэкъ менэ шунда бер-берсен ихтирам иткэн, лэкин тормышка карашлары терле булу сэбэпле ацлаша алмаган ике шэхес арасында беренче каршы-лык башланып китэ дэ инде. Хатыны Мэхфузэ улгэннэн соц оч ай вакыт узгач, ике баласы белэн тол калган Хэйрулла Разыя-га ейлэнергэ ниятли. Кызы Бану белэн генэ ялгыз калган Разыя Хэйрулланыц тэкъдимен кабул итми. Ул уз тормышын кы-зын тэрбиялэугэ, узен баласы хакына корбан итэргэ ниятлэ-гэн була. Ьэм эйткэн сузендэ нык тора. Шулай да, кыска ва-кытка гына булса да, аныц уз эчендэ керэш булып ала. Аныц шэхси ихтыяжы белэн бала мэнфэгате арасында каршылык барлыкка килэ. Гомере буе башкаларны кайгыртып яшэгэн Разыя хззер баласы хакына уз мэнфэгатьлэреннэн ваз кичэ.