Содержание к диссертации
Кереш 4
I булек. Э.Еники прозаик осэр исемнвренец поэтикасы 12
1.1. Поэтик ономастикада эдеби есер исемнере проблемасы 12
1.2. Э.Еникинец бер суз белен аталган есерлере 15
1.3. Сузтезме белен исемленген есерлер 38
1.4. Ж^емле белен аталган есер исемнере 54
II булек. Э.Еники прозасыньщ поэтик антропонимиясе 61
2.1. Ономастикада ялгызлык пем уртаклык исемнерне аеру месьелесе...61
2.2. Ономастикада поэтик антропонимия месьелелере 75
2.3. Э.Еники есерлеренде поэтик антропонимнарныц функциялере 81
2.4. Э.Еники есерлеренде социаль ономастика месьелелеренец чагылышы 100
2.5. Э.Еники прозасында исемнер системасы 109
2.5.1. Э.Еники прозасында куренекле кешелер пем тарихи шехес исемнере 118
>i 2.5.2. Дини-мифологик характердагы исемнер 122
2.6. Э.Еники есерлеренде ата исемнере (отчестволар) 123
2.7. Э.Еники есерлеренде фамилиялер. 125
2.8. Э.Еники прозасында кушаматлар 129
2.9. Эдеби антропонимнарныц стилистик вазыйфалары 131
л III булек. Э.Еники прозасыньщ поэтик топонимиясе 141
3.1. Ономастикада поэтик топонимия месьелелере 141
3.2. Э.Еники эсэрлврендеге топонимнарньщ исемлвнэ торган объектларга нисбэтле теркемнэре 144
3.3. Э.Еники всврлврендвге поэтик топонимнарныц вариантлары 155
3.4. Топонимнарны «макро-микро» сызыгы буенча теркемлеу 163
3.4.1. Э.Еники всврлврендвге поэтик топоним пем микротопонимнар... 165
3.5. Э.Еники прозасывда топонимнарныц структур яктан твркемнвре...168
3.6. Э.Еники эсэрлврендеге топонимнарныц лексик-семантик теркемнэре 172
3.7. Э.Еники эсэрлэрендэге топонимнарныц лексик-стилистик вазыйфалары 178
Иомгак 191
Библиография 201
Введение к работе
Барлык тер ялгызлык исемнернец килеп чыгышын, усешен, ясалыш пем кулланылыш узенчэлеклэрен ейрэну белен тел белеменец ономастика (грекча «исем кушу сенгате» мэгънэсендэге сузден) диген махсус тармагы шегыльлене.
Сузнец эдеби эсер тукымасын барлыкка китергенде образ-сурэт рэвешен алу очраклары аныц купмэгънелелек нигезенде булган узгэрешлэре белен гене чиклэнми. Битараф сузнец суретке еверелуе, суретле суз тешкил итуе башка жирлекте де булырга мемкин. Шуларныц берсе — еде би контекстта сузнец этимологиясен ачыклау месьэлесе. Бу алымны шартлы рэвештэ берничэ теркемгэ булеп карарга була. Шулардан исем этимологиясе, ягъни кеше исем-фамилиялэренец, географик атамаларныц беренче, лексик (до-ономастическое значение) мэгънелэренэ ишарэ итеп сурет ясау киц таралган куренеш. Бу алым язма едебиятныц барлык терлерендэ дэ кулланыла пем аныц тамыры борынгыдан ук киле1. Болардан тыш, эдэби эсерлерде еш кына кеше исеменец теп мэгънесе белен гене тугел, е аныц яцгырашы белен де персонаж характерыныц билгеле бер ягын тасвирлап курсетулер очрый. Бу очракта едиплер герой исеменец тиренге яшеренген ассоциациялере белен эш ите. Ягъни образны ижат иткенде, аныц укучыга теэсирен билгелегендэ исемнец теп мэгънесе гене тугел, е аныц авазлар табигате де, ейтелу узенчелеге дэ исепке алына.
Шуларга бейле ревеште ономастика фененец мепим бер тармагы — поэтик ономастика барлыкка киле. Поэтик ономастика дип, матур эдебият эсэрлэрендэ барлык тер ялгызлык исемнэрне, аларньщ барлыкка килу принципларын, стилистик пэм идеологик функциялэрен ейрэнэ, авторньщ деньяга карашын чагылдыра торган термин атала [Подольская Н.В., 1988, С.96]. Г.Ф.Саттаров поэтик ономастика тешенчэсен матур эдэбият есэрлеренэ пэм эдэби капарманнарга исем биру сэнгате дип билгели [Саттаров Г.Ф., 1993, Б.180].
Поэтик ономастика берничэ местэкыйль тармакны уз эченэ ала:
1. Поэтик антропонимика — матур эдэбият эсэрлэрендэ антропонимик категориялэрнец (исем, фамилия, атасы исеме, кушамат) функциялэрен, семантикасын, кулланылыш узенчэлеклэрен эйрэнэ.
2. Поэтик топонимика — матур эдэбият эсэрлэрендэ топонимии категориялэрнец (гидроним, ороним, ойконим, микротопонимнар) вазыйфасын, бирелу мотивларын, кулланылыш узенчэлеклэрен тикшерэ.
3. Поэтик псевдономастика — эдэби псевдонимнарны ейрэну белэн шегыльленэ.
4. Поэтик зоонимика — матур эдэбият эсэрлэрендэ зоонимнарныц (кош-корт, хайван кушаматлары) бирелу сэбэплэрен, поэтик максатларда кулланылыш мемкинлеклэрен тикшерэ.
5. Поэтик теонимика — мифологик зат, илапи кеч, алла исемнэренец эсер поэтикасын тудырудагы ролен ейренэ.
6. Поэтик прагматонимика — товар-эйбер исемнэренец суз-сурэт ясау мемкинлеклэрен тикшерэ.
Поэтик ономастиканыц тармаклары, булеклэре турында тел гыйлемендэ фикер каршылыклары шактый. Иц куп бэхэслэр псевдономастика белэн бэйле. Мэсэлэн, В.В.Виноградов псевдонимнарныц ныклы фэнни тикшерену талэп итэ торган елке булуына басым ясап, аны поэтик ономастиканыц бер тармагы итеп карый [Виноградов В.В., 1963, С.102]. Г.Ф.Саттаров исэ псевдонимнарны шагыйранэ ономастикадан аерып карый [Саттаров Г.Ф., 1970, Б.84]. М.С.Мэпдиев псевдонимнарны эдэбият тарихыныц бер тармагы буларак ейрэнерге твкъдим ите [Мэпдиев М.С, 1973, Б. 182]. Э поэтик антропонимика 1юм поэтик топонимика тармаклары месьэлесендэ фикер каршылыклары очрамый: барлык телче галимнер дэ (В.В.Виноградов, В.Н.Михайлов, А.В.Суперанская, М.В.Карпенко, М.И.Гореликова, Г.Ф.Саттаров h.6.) аларны поэтик ономастиканыц местекыйль, мепим ©лкелэре дип таный.
Поэтик ономастика бугенге татар тел белеменде актив ейренеле торган тармакларныц берсе булып тора. 1993 елда чыккан мекалесенде Г.Ф.Саттаров (Казан утлары- №6. - 180-184 б.) бу елкене махсус тикшерену кетеп ята торган меЬим елкелэрнец берсе итеп билгели. Хэзерге вакытта исе татар язучыларыныц шагыйране ономастикасын ейренуге багышланган берниче диссертация денья курде1.
Элеге ©лкедэ эшлеуче галимнер хезметлэренде аеруча поэтик атропонимнарга зур игътибар биреле. Меселэн, В.Н.Михайловныц «Некоторые аспекты лингвостилистического анализа ономастики в составе художественных произведений»(// Лексика русского языка, Рязань, 1979), А.В.Суперанскаяныц «Общая теория имени собственного» (Москва, 1973), М.В.Карпенконыц «Русская антропонимика» (Одесса, 1970), Л.И.Андрееваныц «Семантика литературного антропонима»(// Русская ономастика, Рязань, 1977) h.6. хезметлер семантик мотивлаштырылган исемнернец поэтик вазыйфаларын ачуга юнелдерелгэн. Э В.М.Калинкинныц «Поэтика собственных имен в произведениях романтического направления» (Одесса, 1989), Л.И.Андрееваныц «Специфика имени собственного и возможности ее использования в художественном тексте», Л.М.Буштянныц «Ономастическая коннотация» (Одесса, 1983), Э.Б.Магазаникныц
«Поэтика имен собственных в русской классической литературе. Имя и подтекст» (Самарканд, 1967) хезметлэрендэ шагыйранэ ономастика проблемалары монографик планда тикшерелэ. Бу олкэгэ караган башка куп кенэ актуаль мэсьэлэлэр М.И.Агимбаева, В.Д.Бондалетов, Н.А.Борцова, В.В.Виноградов, В.В.Громова, А.В.Пузырев, А.А.Реформатский h.6., Г.Ф.Саттаров h.6. хезмэтлэрендэ чагылыш таба.
Поэтик топонимнарныц эдэби текстта башкарган вазыйфалары исэ эдэби антропонимнарга Караганда азрак тикшерелгэн. Элеге тер поэтонимнарныц эсэрдэ башкарган стилистик функциялэре, есерне формалаштыруда тоткан ролен чагылдырган хезметлэр арасында М.С.Альтман, К.М.Илисханова, Н.А.Кузнецова, М.Н.Морозова, Т.К.Полякова, И.М.Шапиро хезмэтлэрен атарга мемкин.
Эмирхан Нигъметж;ен улы Еникеев (Эмирхан Еники) — Татарстанныц халык язучысы, Г.Тукай пэм Г.Исхакый булэгенэ лаек булган татар едэбиятыныц классик едибе. Эмирхан ага татар едебиятында куцел тепкеллерен бик тирентен, мавыктыргыч итеп яктырта белуе белен аерым урын алып тора. Эдип кичерешлэрнец «уте йомшак тибрэнешлэрен, хислэр агымын, эчке бэрелешлэрне узенэ бер терле зиреклек белен тоя, сизеп ижат ите» [Халит Г., 1969, Б.112]. Р.Сверигин, Ф.Хатипов фикеренчэ, эдэбиятыбызныц иллюстрациядэн проблемага, реалистик характерларга, фэлсэфи гомумилэштерулэргэ кучешендэ Э.Еникиньщ роле сизелерлек була. Шуна курэ аныц эсэрлере узгереш рухын чагылдыралар, буген язылган кебек укылалар1. Э.Еники эсерлере пэрчак танылган эдэбият галимнэре, тэнкыйтьчелэр игътибарыныц узэгендэ була. Аныц иж;аты М.Х.Валиев, Н.Г.Гыйззэтуллин, Ф.М.Мусин, Р.А.Мостафин, И.З.Нуруллин, Р.Х.Сверигин, Г.Халит, Ф.М.Хатипов, Ф.Хесни h.6. хезмэтлэрендэ купкырлы яктыртыла. Бу мэкалэлэрдэ аерым эсэрлэргэ образ-тема яссылыгында анализ ясала, эдипнен сюжет кору осталыгы, психологизм елкэсендэге осталыгы, жанр, тел узенчэлеклэре тикшерелэ, башка язучыларныц эсэрлэре белен тематик пэм стилистик чагыштырулар ясала. Э.Еники ижаты буенча язылган хезмэтлэр аньщ аерым эсэрлэре пэм эдоби ж,ыентыкларына, эдэби портретына рецензия характерында. Болардан тыш, Э.Еники эсэрлэренец едэби поэтикасын, ижатыныц теп узлеге булган психологизмны ейренугэ багышланган диссертациялэр дэ язылды2.
Э.Еники эсэрлэрендэге ялгызлык исемнэрне (поэтик ономастикасын) тикшеруне кандидатлык диссертациябезнец темасы итеп алдык. Э.Еники иждты турында бик куп хезмэтлэр язылса да, эдипнец ялгызлык исемнэрне кулланудагы узенчэлеклэрен тикшеруне максат иткэн хезмэтлэр елегэ юк. Бу диссертация, терки-татар филологиясендэ куренекле язучылар иждтыныц поэтик ономастикасын ейрэнугэ багышланган тэуге тэжрибэ булмаса да, татар халкыныц классик язучысы Э.Еники прозасын шагыйранэ ономастика кузлегеннэн чыгып ейренген беренче монографик хезмет булып тора.
Тикшерунен актуальлеге. XX гасырныц 80-нче елларына кадэр филология фененде матур едебият есэрлэрен лингвистлар бары тел ягыннан гына, эдэбиятчылар, башлыча, эдэбият теориясе ягыннан гына ейренэлэр иде. Буген исэ эдэбиятны комплекслы, ягъни аньщ тел пэм эдэби эшлэнешен бергэ карау кон тэртибендэге меЬим, зарури месьелелэрнец берсе булып тора. Диссертациянец шушы юнелеште эшлэнгэн булуы аныц актуальлеген тагы да арттыра. Диссертациябездэ эдэби эсэрлэрде ялгызлык исемнернец урыны пэм сэнгати вазыйфасы татар эдэбияты классигы Э.Еники прозаик эсэрлэре мисалында яктыртыла.
Эсэрлэренэ ономастик поэтиканы ейрэну юнэлешендеге анализ ясау Э.Еники юкатыныц монарчы ачылмаган, потенциаль эчтелеген кузалларга мемкинлек бире. Бу юнэлеш классик татар эдибе Э.Еникиныц тормышны реалистик планда, сенгатьче югарылыкта сурэтлэве, дерес пэм тулы итеп чагылдыруы белэн бергэ талантлы психолог буларак та ачылуын, ономастиканыц татар эдэби эсэрлэрендэ кулланылышын, матур урнэклэрен, халыкчан елгелэрен билгелэргэ ярдэм итэ. Эдэбиятта чагылыш тапкан элеге халыкчанлык мэсьэлэсе халкыбызныц фелсэфи-эстетик карашларын, тормыш позициясен, этнографиясен, гореф-гадэт, йолаларын, купгасырлык милли традициялэрен кузэту юнэлешендэ дэ зур булышлык итэ.
Тикшерунец максаты heM бурычлары.
Тикшерунец максаты Э.Еники прозаик эсэрлэренец поэтик ономастикасын монографик планда ейрэну, ягъни эдип тудырган онимнар системасыныц эсэр тукымасын барлыкка китерудэге ролен, сэнгати-стилистик функциялэрен ачыклаудан гыйбарэт.
Элеге максатка ирешу тубэндэге бурычларны уз эченэ ала:
— язучыньщ эсэрлэре исемнэрене (идеонимнар) анализ ясау, эсэрлэргэ исем бирудэге Э.Еникига гына хае булган узлеклэрне билгелэу;
— Э.Еники есерлэрендэ кулланылган ялгызлык исемнэрне барлап, аларны есерлердэ сурэтлэнгэн чор пэм эсэрлэрдэ сенгати кулланылышы яссьшыгында анализлау пэм системалаштыру;
— поэтонимнарны реаль антропоним пэм топонимнар белен чагыштыру, язучыньщ реаль ономастик беремлеклерне до узенчелекле поэтик максатларда куллану мемкинлеген ачыклау;
Хезмэтнен фэнни яналыгы шушыннан гыйбарэт: диссертациядэ татар тел белемендэ тэуге тапкыр узенчелекле калом иясе, психологик анализ остасы Э.Еники ижатыныц поэтик ономастикасы бугенге фон усеше казанышларын искэ алып, махсус тикшерелэ.
Беренче тапкыр эсэрлэрдэ кулланылган ялгызлык исемнэр Э.Еники ижатында психологизмны кечэитуго керткэн елеше яссылыгывда да ейрэнело. Хезмэттэ поэтик топонимнар да яца яссылыкта, моцарчы ейрэнелмэгэн аспектларда анализлана. Аеруча аларныц стилистик вазыйфаларына басым ясала.
Диссертациянен гамэли эпэмияте. Э.Еники эсэрлэрендэ ялгызлык исемнэрне куллану узенчэлеклэре, ономастик системасы фэнни эйленешкэ беренче тапкыр кертелэ. Тикшерену барышында ясалган нэтиж,элэр, яца фактлар югары уку йортларында «Ономастика» курсыннан укылган лекциялэрдэ, поэтик ономастика буенча махсус курста кулланырга мемкин. Поэтик ономастика материалларын анализлау методикасы вдэби эсэрлэрне лингвистик аспектта тикшеруге багышланган яца хезмэтлер ечен дэ нигез була ала. Методологик чыганаклар.
Теп методологик чыганаклар булып рус пэм чит ил галимнэре Л.И.Андреева, М.С.Альтман, М.Арнаудов, В.В.Виноградов, О.Есперсен, А.В.Суперанская, В.Д.Бондалетов, Э.Б.Магазаник, В.Н.Михайлов, Н.А.Никонов, Н.В.Подольская пэм куренекле татар галимнэре Г.Ф.Саттаров, Ф.Г.Гарипова, М.З.Зэкиев, Д.Г.Тумашева, Ф.С.Сафиуллина, Ф.М.Хисамова, Ф.А.Ганиев, В.Х.Хаков, И.Б.Бэширова, И.М.Низамов хезмэтлэре файдаланылды.
Тикшерунен методлары. Материалны тикшеру барышында лингвистик барлау-теркэу, чагыштырма, лексик-семантик, функциональ-стилистик методлар, статистик анализ алымнары кулланылды.
Теманы ачу очен Э.Еникиныц «Уяну», «Саз чэчэге», «Йерэк сере», «Рэшэ», «Веждан», «Без дэ солдатлар идек», «Гелэндэм туташ хатирэсе», «Эйтелмэгэн васыять» повестьлары, «Соцгы китап» автобиографик характердагы истэлеклэре, «Бер генэ сэгатькэ», «Бала», «Тауларга карап», «Тенге тамчылар», «Шаяру», «Туган туфрак», «Беке», «Кем жырлады?», «Майбэдэр карчыкныц туган кене», «Сыбызгы», «Матурлык», «Коръенхафиз», «Жиз кьщгырау», «Картлар», «Бер суз», «Чикерткэ», «Курай» хикэялэре фактик чыганак булып хезмвт итте. Сынап карау.
Диссертациянец теп положениелэре буенча 2002-2005 елларда КДУныц фэнни еллык йомгаклау конференциялэрендэ, Э.Еникинец тууына 95 ел тулуга багышланган фэнни-гамэли конференциядэ (КДПУ, 2004) докладлар ясалды. КДУныц татар филологиясе пэм тарихы факультетыныц фэнни жыентыкларында, «Мэгариф» журналында диссертация темасы буенча дурт мэкалэ басылды.
Диссертациянец тезелеше.
Диссертация кереш, оч булек, йомгак пэм файдаланылган эдэбият пэм чыганак исемлегеннэн тора.