Содержание к диссертации
Введение
I Булек. Габдулла Тукай ижатындагы дини мотивларныц ейрэнелу тарихы 16 — 67
1.1. 1905 — 1917 еллардагы татар эдэбият белеме Ьэм тэнкыйте шагыйрьнен. дингэ монэсэбэте турында 16
1.2. Дэприлек хокем сергэн совет чоры ижтимагый пэм эдэби -эстетик фикере (1917 — 1985) Тукайньщ дини карашлары турында
1.2.1. Шагыйрьнец дини карашлары хакында тоталитар дэвер ( 1917 — 1956)эдэби тэнкыйте 32
1.2.2 Посттоталитар чор эдэбиятчылары хезмэтлэрендэ Тукайньщ дингэ менэсебэтенен. чагылышы 49
1.3. XX гасыр ахыры—Тукай мирасын Шэрык пэм Гареб мэдэниятлэре яссылыгында бэялэу 62
II Булек. Коръэн аятьлэре пэм хэдислэрнец Тукай шигьриятендэ чагылышы 68— 107
2.1. Алланыц аз - Зат пэм ас - сыйфатлары турында Тукай 68
2.2. Шагыйрь ижатында дога мотивлары 81
2.3. Коръэндэге этик пэм эстетик карашларньщ Тукай эсэрлэрендэ сэнгатьчэ гэудэлэнеше 91
III Булек. Тукай ижатында традиционлылык пэм канунчылык 108— 189
3.1. Коръэн сюжетл ары Ьэм мотив л арына ияру - нэзыйрэлэр 114
3.2. Коръэн пэм хэдислэрдэге образлар, гыйбарэлэр ярдэмендэ тудырылган интертекстуальлек: 138
1) узгэрешсез цитаталар 150
2) реминисценциялэр 157
3) аллюзиялэр 179
Йомгак 190
Библиография 201
- 1905 — 1917 еллардагы татар эдэбият белеме Ьэм тэнкыйте шагыйрьнен. дингэ монэсэбэте турында
- Шагыйрьнец дини карашлары хакында тоталитар дэвер ( 1917 — 1956)эдэби тэнкыйте
- Алланыц аз - Зат пэм ас - сыйфатлары турында Тукай
- Коръэн пэм хэдислэрдэге образлар, гыйбарэлэр ярдэмендэ тудырылган интертекстуальлек:
Введение к работе
Теманьщ актуальлеге. XX гасыр азагында- XXI гасыр башында татар эдэбияты узенец тарихи барышында гаять эЬэмиятле чорга аяк басты. Илдэ яна рухи атмосфера барлыкка килу Ьэм идеологик кысулардан арыну нэтижэсендэ, эдэби мирасыбызны ИлаЬият фэлсэфэсе// кузлегеннэн ейрэну мемкинлеге ачылды.
Октябрь инкыйлабына кадэрге татар эдэбияты Коръэн, хэдислэрдэн, гарэп пэм фарсы эдэбиятларыннан алынган фикерлэр, образ-сурэтлэр белэн тирэнтен баетылган, гасырлар дэвамында матур эдэбият татар кешесен шушы кыйммэтлэр ярдэмендэ рухи азыкландырган пэм эхлакый тэрбиялэгэн иде. Шэрекъ меселман эдэбиятларыньщ узенчэлеге шунда: аларда эстетика Ьэм этика, ягъни сэнгатьчэ фикерлэу Ьэм дини эхлакый кыйммэтлэр бер-берсе белэн аерылгысыз урелгэн. Шуна курэ дэ, ислам дине мифологиясе, тарихы, шэригать ойрэтмэлэре матур эдэбият аша укучы кунеленэ ирештерелгэн. Бу исэ уз чиратында эдэбиятныц барлык юнэлешлэрен - деньяви, суфичылык Ьэм дини-эхлакый эдэбиятны -Коръэннэн алынган символлар Ьэм сурэтлэр, узенчэлекле тасвир чаралары, сюжет Ьэм месэжжэгъ нэсер (рифмалы проза) элементлары, Шэрекъ шигъриятенен жанрлары, гаруз системасы белэн баету очен киц юл ачкан.
Эдэбиятыбызньщ меселман мэдэнияте, ислам дине ойрэтмэлэре белэн багланышлары дингэ каршы рэхимсез сугыш ачкан Октябрь инкыйлабыннан сон. да эле узен шактый сиздерэ. Лэкин, ни кызганыч, коммунистик идеология озак еллар дэвамында бу бэйлэнешлэрне юк итэргэ тырышты пэм инкяр итеп килде. Эдэбиятны диннэн кечлэп, ясалма рэвештэ аерырга тырышу эдэбият елкэсендэге Ьэм кешенен рухи, эхлакый деньясындагы бетенлекне таркатуга китерде. Совет атеизмы Аллапы, фэрештэ, пэйгамбэрлэрне генэ тугел, мен ел дэвамында халкыбызныц ижтимагый ацын формалаштыруда топ роль уйнаган дин эЬеллэрен юк итэргэ телэп, чын мэгънэсендэ татар халкыныц мэдэни усешенэ балта белэн чапты, голэмэлэр сыйныфын геноцидка дучар итте. Шуныц нэтижэсендэ ислам динендэге гомумкешелек кыйммэтлэрен бэялэу, мэдэни, эдэби мирасыбызга булган монэсэбэт тэ нигезеннэн узгэрде. Матур эдэбият пролетариат диктатурасын тормышка ашыручы коралга эверелде, калэм эИеллэренец ирекле ижатка хокуклары бетте Ьэм матур эдэбият белэн эдэби тэнкыйть арасында бер-берсен имгэтэ торган, табигый булмаган менэсэбэтлэр урнаштырылды.
XX гасыр азагындагы Россиядэ узгэртеп кору дигэн чор башлану илнец ижтимагый Ьэм рухи халэтен тамырдан узгэртте. Совет жэмгыятендэ ижтимагый гаделсезлеклэрнец, эхлакый бозыклыкларныц соц дэрэжэгэ житуе, кешелэр арасындагы менэсэбэтлэрнец коточкыч кыргыйлаша баруы СССРда яшэгэн терле диндэге халыкларныц диннэр толерантлыгын саклау мэсьэлэсен тарихи зарурият рэвешендэ кен тэртибенэ куйды. Шул очракта гына илдэге терле мэдэниятлэрне Ьэм дини конфессиялэрне тату яшэту мемкинлеге ачылачагын раслады. Бу исэ татар халкына да Коръэн тэгълиматыныц узэген тэшкил иткэн эт-Тэухид фэлсэфэсен торгызуга, ягъни АллаЬыныц Бердэнберлеген тануга юл ачты. Миллэтнец уз-узен саклап калу максатыннан гасырлар дэвамында бабаларыбыз тоткан ислам динен кайтару, аныц гомумкешелек кыйммэтлэрен заманга ярашлы кабул иту, Илапияткэ йез белэн борылу Ьэм мэдэниятебезне яцартып, устереп жибэру ечен зур мемкинлеклэр тудырды. Шул рэвешчэ, советлар заманында куздон яшерелгэн, атеистик карашларга буйсындырылган, торле ярлыклар тагылган рухани мирасыбызны гадел бэялэу hoM файдалану ечен шартлар барлыкка килде.
СССРнын таркалуы, марксизм фэлсэфэсенец кризисы пэм идеология буларак С6ЯС6ТТ6Н читлэштерелуе Илапият пэм эдэбият арасындагы бэйлэнешлэрне яктырту, татар эдэбият белемендэ генэ тугел, элеккеге уртак Совет империясендэ яшэгэн барлык халыклар очен до актуаль тес алды. 1993 нче елда Петрозаводскта уздырылган халыкара конференциянец «Евангельский текст в русской литературе XVIII - XX веков: Цитата, реминисценция, мотив, сюжет, жанр» дип аталуы, башкорт, удмурт, татар рус эдэбият белемендэ эдэбият белэн диннэр арасындагы бэйлэнешлэрне яктырткан фэнни хезмэтлэрнец1 денья куруе моныц ачык мисалы булып тора. Россия эдэбият белемендэ бу юнэлешто киц масштаблы эш башланып кына килэ. Татар эдэбиятына карата да элеге тема жентекле ойрэнуне кетеп ята.
Бу яктан ижаты XIX пэм XX гасырлар бусагасына туры килгэн, егерменче йезнец барлык сикэлтэлэрен, афэтлерен халкыбыз белэн янэшэ у™91 Габдулла Тукай мирасын бугенге Яцарыш менбэреннэн торып бэялэу, аныц эсэрлэренец Коръэн Ьэм ислам фэлсэфэсе белэн багланышларын тиешле югарылыкта ейрэну эдебиятыбызныц беренче hoM кичектергесез бурычы булып тора.
Габдулла Тукай (1886 - 1913) - татар халкыньщ милли азатлык харэкэтендв тирэн эз калдырган, рухи-мэдэни тэрэкъкыятебезгэ квчле йогынты ясаган, милли эдебиятыбызныц классигы, шигъриятебез Ьэм татар матбугаты усешенэ нигез салучыларныц иц куренеклелэреннэн берсе, кабатланмас талант иясе.
Академик Мансур Хэсэнов язганча, «Тукай - татар халкыньщ ин зур, иц газиз, иц популяр милли шагыйре. Ул бер социаль катлауныц, сыйныфныц гына тугел, барлык татарньщ да уртак шагыйре. Ул чын мэгънэсендэ халык шагыйре. Ул татар халкыньщ гасырлар буе жыйналып килгэн кайгы-хэсрэтлэре, газап-укенечлэр, эрну-сагышлар, емет-ышанычлар белен тулып ташкан йерек хислэренен куцел моцнарыныц чагылышы, поэтик гэудэленеше.
Тукай ижаты - XX гасыр башы татар тормышы энциклопедиясе.
«Тукай шигъриятенец тамырлары бик тирэнгэ — татар халкыньщ фольклорына, борынгы терки дэвергэ, моселман мэдэниятенец Янарыш сэхифэлэрен ачып жибэргэн изге Коръэнгэ, Алланыц барлыгын Ьэм берлеген таныган, югары эхлак кагыйдэлэренэ вндэгэн дини-суфичыл эдэбиятка, кешенец акылын пом хислэрен олылаган двньяви эчтэлекле Шэрекъ Ренессансы эсэрлэрене, аларныц гасырлар дэвамында чарланып килгэн сэнгатьчэ фикерлэу кануннарына барып тоташа».3
Габдулла Тукай эдэбиятка аяк баскан чор - татар эдэбияты тарихынын Шэрекъ Ьэм Гареб традициялэре кисешкен, берге аралашкан Ьем синтез халэтенэ кергэн девере. Шагыйрь ижатында Коръэн тэгълиматы, ислам фэлсэфэсе, Шэрекъ классик поэзиясе традициялере, Кенбатыш Европа Ьем рус эдэбиятларыннан утеп керген эдэби-эстетик фикерлор белой бергэ очраша hoM катлаулы бер бетен тэшкил ите башлый. Эмма бу Шэрекъ Ьэм Гареб синтезы Тукай ижатын беркайчан да миллилектэн мэхрум итмэде.
Шагыйрь ижатыньщ теп асыл сыйфаты - миллилек. Миллэтне яклау, аны саклау, рухи янарту, аны деньякулем дэрэжегэ кутэру Ьэм таныту мэсьелелэре Тукай ечен Ьэрвакыт беренче планда тора. Гасырлар девамында халкыбызныц кальбенэ сецген асыл сыйфатларны, гореф-гадэтлэрне саклап калу, заман шаукымына, нэфес коткысына бирелмэу, ижтимагый гаделлек, рухи камиллеккэ омтылу кебек идеялэр шагыйрь эсэрлэренец теп нигезен тэшкил итэ.
1992 нче елда Генераль Ассамблея «Этник, дини Ьэм тел азчылыклары хокукы турында Декларация» кабул иткэч, бетен денья кулэмендэ, Ьэм аерым иллэрдэ, шул исэптен Татарстанда да миллэтлэрне саклау Ьэм устеру сэясэте тормышка ашырылганда, халкыбыз ислам кануннарына хермэтен яцартканда Тукай ижатындагы бу идеялэр аеруча актуаль яцгыраш ала.
Габдулла Тукай ижаты - безнец халкыбыз тарихыныц аерылгысыз бер елеше. Шуца курэ дэ ул тэфсилле ейрэнугэ, теге яки бу куренешлэрнец сэбэплэрен тирэнтен ачуга Ьэм ацлатуга лаек. Шагыйрь ижатыныц асылын ейрэну, купкырлы узенчэлеклэрен ачыклау, аца XXI гасыр башы талэплэреннэн чыгып бэя биру гаять тэ актуаль.
Тарих тэжрибэсе курсэткэнчэ, гуманитар-мэдэни усештэ Ьэр яца буын узенэ кадэр тудырылган рухи байлыкны узенчэ кабул итеп, мэгълум бер дэрежэдэ яцадан уз заманы ихтыяж-талэплэреннэн чыгып анализлый, бэяли. Эйткэнебезчэ, Ьэр чор Тукай Ьэм дин мэсьэлэсен илдэ барган идеологик узгэрешлэргэ яраклаштырып, уз файдасына хэл итэ килде. Ждгмеш ел дэвам иткэн совет режимы шартларында Тукайныц дингэ менэсэбэте турында бик куп каршылыклы фикерлэр эйтелде. Сталин тоталитаризмы хекем сергэн 20-30 елларда шагыйрьнец муллалар нэселеннэн булуы Ьэм ислам идеологиясе белэн багланышлары коточкыч вульгар социологизм Ьэм дэЬрилек Ьежуменэ дучар булды. Посттоталитар дэвер эдэби тэнкыйте меселман одэбиятлары традициялэренэ менесэбэтне аз-маз йомшартса да, шагыйрь ижатындагы дини мотивларны атеизм улчэулэре белэн улчэвен дэвам итте. Бары тик XX гасыр ахыры - XXI гасыр башындагы демократик узгэрешлэр, суз ирегенэ ирешу Тукай Ьэм ислам дине мэсьэлэлэрен объектив яктырту, совет чоры татар эдэбият белеме Ьэм эдэби тэнкыйтендэ шагыйрьнец дини карашлары эволюциясен ейрэну мекинлеге тудырды.
Безнец тарафтан «Габдулла Тукай ижатында Коръэн мотивлары» дигэн темага махсус диссертация язылу да элеге теманыц бугенге кенгэ кадэр тиешле югарылыкта ейрэнелмэгэн булуы белэн бэйле. Моннан шактый элек ук, эле динилек мэсьэлэсен ачыктан-ачык кутэру мемкин булмаган елларда, Тукайныц динге менэсэбете махсус ейрэнелергэ тиешле актуаль тема булуы хакында профессор ИбраЬим Нуруллин бик ачык эйткэн йде: «Аллага бик еш яд иткэнлеге, динчелэрне рэхимсез рэвештэ камчылавы да, диннец узеннэн йез чеермэгэнлеге, яшь буынны тэрбиялэудэ динге зур гына урын биргэнлеге турында сейли торган фактлар житэрлек. Шулай да шагыйрь (Тукай — Д. А. Алга таба да курсив безпеке.) Аллага, Аныц бар нэрсэне яратучы булганлыгына, теге деньяга, темуг Ьэм ожмахка ышанган дип белдеручелэр бик ук хаклы булмаган кебек, аны саф атеист ясаучылар да хакыйкатьтэн ерак торалар.
Курено, шагыйрьнец дингэ менэсэбэте гаять катлаулы Ьэм каршылыклы. Бу мэсьэлэне килэчэктэ белгечлэр хэл итерлэр».4
«Тукай Ьэм дин мэсьэлэсе» инде соцгы елларда Тукай феноменын ейрэну, аныц ижатын мэцгелэштеру Ьэм пропагандалау максатыннан уткэрелгэн конференциялэрдэ узок тема булып эверелде. Коммунистик идеология кысаларында бары тискэре куренеш буларак бэялэнгэн яки бетенлэй телгэ алынмый яшереп сакланылган нэрсэлэр - Тукайныд 4 Нуруллин ИбраЬим. Габдулла Тукай / Ибрапим Нуруллин.— Казан: Таткитнэшр., — 1979. — 201 б.
ислам диненэ монэсэбэте, ижатыньщ Коръэн, хэдислэрдэге мотивлар белэн уртаклыгы, шагыйрьнец эхлакый-эстетик, ижтимагый-сэяси карашларында Коръэн фэлсэфэсенец чагылыш табуы турында байтак фикерлэр эйтелде.
Шагыйрьнец ПО еллыгына багышланган халыкара конференциядэ Ф. Мусин: «Гомумэн алганда, кин мэгънэле булган «Тукай пэм дин» мэсьэлэсен тулырак пэм объектив ейрэну шагыйрь ижатыньщ мэгънэви яктан меЬим елкэсен кузалларга, монысы уз чиратында Тукай феноменыныц милли пэм гомумкешелек яцгырашын тирэнрэк ачыкларга булышачак»5, дисэ, шагыйрьнец 115 еллык юбилее уцаеннан Тукай ижатьш ейрэнунец яна бурычларын санаганда:«Тукайны хэзерге рухта, ягъни тирэнрэк ацларга алынганда, аныц ижатында дингэ менэсэбэт мэсьэлэсенец чагылышын ойрэну узгэ эЬэмияткэ ия. Мэгьлум ки, элеккерэк елларда бу мэсьэлэ шагыйрьне атеист итеп курсэту рэвешендэ хэл ителэ иде. Хэзер исэ Тукайныц озак вакыт кулэгэдэрэк калдырылган дини рухлы шигырьлэрен объектив анализлау шагыйрьнец дингэ реаль менэсэбэтен ачыкларга гына тугел, бэлки аныц шигьриятенец фэлсэфи мэгънэсен пэм кыйммэтен тирэнрэк ацларга да мемкинлек бирэ»,6 ди.
Татар эдэбиятыныц Коръэн тэгълиматы Ьэм моселман эдэбиятлары белэн багланышларын ейрэнугэ шактый хезмэтлэр багышлаган профессор X. Мицнегулов та бу мэсьэлэгэ монэсэбэтле болай дигэн иде: «Тукай хакында тврле мэкалэ-хезмэтлвр шактый. Хэзер шулардагы казанышларга нигезлэнгэн, чор ихтыяжларына жавап бирерлек, кулэмле, масштаблы монографик тикшеренулэр, докторлык диссертациялэре соралып тора»7. Бу фикерлэрнец дореслеген куэтлэп шуны эйтэсе килэ: халык шагыйре Тукайныц юбилей даталары Иэм аныц ижаты буенча энциклопедик сузлек тозу уцае белен байтак мекалелер денья курде. Лекин эле алар дицгездеге бер тамчы тына. Шуны истэ тотып, безнец тарафтан «Габдулла Тукай ижатында Коръэн мотивлары» дигэн темага диссертация язылды. «Дин пэм Тукай» диген темага мерэжегать иту элеге мэсьэленец XXI гасыр башы татар эдэбият белеме ечен бик тэ епемиятле пем актуаль булуыннан килэ.
Теманыц ейрэнелу дэрэжэсе. Татар эдэбиятында Тукай ижаты - киц Ьэм тирэнтен ейрэнелген ижатларныц берсе, хетта бердэнбере дияргэ була. Шуца карамастан, шагыйрь эсэрлэрен яца заман талэплэре кузлегеннэн карап ейрэнэсе, ачыклыйсы урыннар эле байтак.
Гомумэн, Габдулла Тукай шэхесен пем ижатын ейрену XX гасыр дэвамында тукталып тормады, пэр чор уз каланчасыннан торып шагыйрь эшчэнлеген ейрэнугэ уз олешен кертэ килде. Филологлар да, тарихчылар, сэясэтчелэр, педагогика галимнэре дэ уз фикерлэрен эйттелэр: дистэлэп кандидатлык, докторлык диссертациялэре якланды, монографиялэр, куп санлы мекалелер язылды. Атаклы шагыйрь буларак Тукайньщ тормыш юлын ойренуге, журналистика, публицистика, тержеме, едеби тенкыйть, балалар едэбиятын устеруге, халык едебиятын ейрену елкесендоге эшченлеген тикшеруге, шагыйрьнец деньяга карашларын - мегрифетчелек, революцион-демократик идеологияге, социалистик юнэлешкэ менэсэбэтен ачыклауга, эдипнец Шэрекъ, Европа-рус едебиятлары белен багланышлары пем башка тугандаш халыклар едебиятларына йогынтысын ейрену месьелелерене зур епэмият бирелде.
Октябрь инкыйлабына кадер Тукай ижаты !Ж амал Велиди, Галимжан Ибрапимов, Фуад Кепрелезаде (Теркия), В. В. Бартольд о тарафыннан ейренеле. Бу чор да еле дин — ижтимагый ацныц бер елеше. Шуца куре советларга кадерге татар едебият белеме Тукайньщ деньяга карашларындагы ислам фелсефесено булган уцай менесэбэтне ревизиялеуне максат итеп куймый.
Советлар девере башлангач та, 20 - 30 нчы елларда - илде деприлекне тормышка ашыру деулет сеясетенец иц биек ноктасына кутерелгэн чорда -шагыйрьнец исламга булган менесебете пэрвакыт куз уцында тотылып, аныц иждтыныц бер кимчелеге буларак карала башлый, иждтыныц бееклеген таныган хелде, «Тукай - динче» дип, аныц мирасын елешчэ кире кагуга кадэр барып жителе. Габдерахман Сэгъди, Фатих Эмирхан, Фэтхи Бурнаш, Фатих Сэйфи-Казанлы, Гомер Толымбай, Гомер Гали, Галимжан Нигъмети кебек олуг едиплеребез Тукай ижатына яца заман - инкыйлаби узгерешлер талебе кузлегеннен карап бея бирэлэр.9
Посттоталитаризм дэверенец 60 - 80 нче елларында да Тукай пэм дин мэсьелесе тулысынча дэприлек йогынтысында кала. Экренлэп «Тукай -атеист» дигэн фикер формалашып, 3. А. Ишмехемметов тарафыннан «Тукай атеизмы» исемле китап та донья куре.10 Коммунистик идеология кысаларында Я. Агишев, М. Гайнуллин, И. Пехтелев, Р. Башкуров, X. Госман, Г. Халит, И. Нуруллин, Р. Нефиков, Ф. Эгъзамов, Н. Лаисов кебек галимнеребез Тукай ижтыныц Ислам фелсэфэсе белен бейленешлэрен ачуны узмаксат итеп куймыйча, бу турында тыелып кына кайбер фикерлэр эйтеп утелер. Бугенге кен эдэбият галимнэре X. Миннегулов, Р. Ганиева, Н. Хисамов, Р. Эмирханов, 3. Рэмиев, А. Сэяпова, Ф. Урманче, Т. Гыйлэжев, Ч. Зариповаларныц фэнни хезмэтлэрендэ Тукай иждтыныц ислам кануннары, Коръэн фэлсэфэсе, суфичылык традициялэре белэн багланышлары турында ачыктан-ачык кузэтулэр ясала, фэнни нэтижэлэр бирелэ.12
Болардан тыш Харис Салихжанньщ (имам хатыйб) «А. Пушкин пэм Тукай юкатларында Коръэн эпацнэре»13 пэм куренекле композиторыбыз М. Шэмсетдинова кереш суз язып, тезеп бастырган Тукайныц дини эчтэлекле шигырьлэр жыентыгы «Тулган Иман берлэ Коръэн садремэ»14 китаплары элеге теманы яктыртуга бер омтылыш булып торалар.
Диссертациянен фэнни яналыгы. Татар халкыньщ электэн килгэн рухи мирасын ейрэну юлында Шэрекъ меселман мэдэнияте, аныц да куренекле ядкяре - Коръэн белэн бэйлэнешен ейрэну зарур. Гасыр ахырына кадэр бу мэсьэлэ эдэбият мэйданыннан читлэштерелэ килде, бары соцгы дистэ елларда гына XX гасыр башы эдэбиятыньщ Коръэн белэн - бэйлэнешлэренэ аерым игътибар ителэ башлады. Безнец тарафтан «Габдулла Тукай ижатында Коръэн мотивлары» диген темага хезмэт язылу да беренче чиратта, бугенге жэмгыятьтэ барган узгэрешлэр, ягъни дингэ булган менэсэбэтнец тамырдан уцай якка узгэруе, рухи мирасыбызны барлауга киц мемкинлеклэр ачылу, тарихи уткэнебез пэм андагы моца кадэр кулэгэдэ калган сэхифэлэр, аерым шэхеслэр язмышы, эшчэнлеге белэн кызыксыну арту, бугенге чор талэплэре, фэндэ яца ачышлар эзлэу, милли эдэбиятта мэдэни яшэешнец асылын ачыклау омтылышы туу зарурлыгы белэн билгелэнэ.
Яца XXI гасыр бездэн мэдэният пэм фэннец дингэ булган бэйлэнешен иске фикерлэр, халыкныц акылын томалаучы уйдырмалар жыелмасы итеп кенэ тугел, халкыбызныц рухи яшэешендэ куп гасырлар дэвамында юлдаш булган тулы хокуклы бер влеше итеп кабул итуне талэп итэ. Элеге хезмэттэ, Россиядэге ижтимагый сэяси тетрэнулэргэ бэйле рэвештэ, халкыбызныц деньякулэм танылган классик шагыйрь Габдулла Тукай ижатыныц Коръэн тэгълиматына менэсэбэтен пэм бу проблеманыц бер гасыр дэвамында нинди узгэреш-эволюция кичергэнлеген беренчелэрдэн булып яцача ейрэну куздэ тотыла. Тукайныц дин белэн менэсэбэтен ачыклауга ярдэм итэ торган фикерлэр анализлана, шагыйрь ижатыныц ислам фэлсэфэсе, Коръэн белэн уртаклыгы, бу керешунец сэбэплэре пэм аныц эдэби-эстетик вазифасы ачыклана.
Диссертациянец теп максаты: Диссертант алынган теманыц яца булуын исто тотып, гасыр дэвамында эдэбият белеме Ьэм эдэби тэнкыйтьнец Габдулла Тукай ижатындагы дини мотивларга менэсэбэтен ейрэнуне, Тукай эсэрлэрендэ Коръэн мотивларыныц гэудэлэну формаларына heM узенчэлеклэренэ анализ ясау, аларныц язучы ижатындагы эдэби-эстетик вазифасын билгелэуне максат итеп куя.
Куелган максатка ирешудэ тубэндэге бурычлар билгеленде:
• XX гасыр татар ижтимагый фикере, эдэбият белеме Ьэм эдэби тэнкыитенец Тукай ижатындагы дини мотивларга менэсебэтен ейрэну (гасыр башы, тоталитар Ьэм посттоталитар дэвердэ, XX гасыр азагы - XXI гасыр башы);
• Коръэн тэгълиматындагы Ьэм Тукай ижатындагы этик-эстетик карашларга чагыштырма анализ биру;
• Шагыйрь ижатында дога мотивыныц сэнгатьчэ гэудэлэнешенэ кузэту ясау;
• Тукай ижатында Коръэн сюжетларына Ьэм мотивларына ниндирэк ияру-нэзыйрэлэр барлыгын ачыклау;
• Шагыйрь ижатында Коръэн, хэдислэрдэге образлар, гыйбарэлэр ярдэмендэ тудырган интертекстуальлекне - цитата, реминисценция Ьэм аллюзиялэрне ейрэну.
Диссертациянец ейрэну объекты булып Тукайныц тулы ижаты, аныц дингэ менэсэбэте мэсэлэлэрен уртага салган, сэяси-ижтимагый Ьэм эдэби-эстетик фикер юнэлешен, ижат ысулларын, Шэрекъ эдэбияты белэн багланышларын тулырак яктырткан тэнкыйть мэкалэлэре, язучы ижатын ейрэнугэ багышланган эдэби-теоретик хезмэтлэр, Шэрекъ акыл иялэренец, дин белгечлэренец Шэрекъ фэлсэфэсе Ьэм Коръэннец ижтимагый фикер юнэлешенэ, мэдэният Ьэм эдэбият усешенэ тээсирен ейрэну юлында терле чорларда тудырылган хезмэтлэре, татар галимнэренец бу хакта эйткэн фикерлэре тэшкил итэ.
Диссертациянец методологиясе Ьэм методикасы. Анализ барышында диссертант Шэрекъ Ьэм Гареб эдэбият белеме ечен хае алымнардан файдаланды. Нигездэ ике ысулга - компаративистика (чагыштырма-тарихи эдэбият белеме) Ьэм герменивтика ысулларына мерэжэгать ителде. Тукай ижатында кутэрелгэн мэсьэлэлэрне Коръэн тэгълиматындагы фикерлэр белэн типологик планда янэшэ кую, Изге Китапныц одэби усешкэ йогынтысын татар одэбияты Ьэм башка халыклар эдэбиятына тээсирен компаративизм юлы белэн ейрэну бу куренешнен уртак моментларын табарга, шул ук вакытта Тукай ижаты очен генэ хае фэлсэфи, дини-этик, эдэби-эстетик, дини аспектларга нигезлэнгэн узенчэлекле якларын ачарга ярдом итэ.
Диссертациянец теоретик Ьэм гамэли эЬэмияте. Фэнни эшнен нэтижолоре, авторньщ кузэтулэре Ьэм ул файдаланган тарихи-эдэби материаллар югары уку йортлары очен эдип ижатын ейрэнугэ багышланган махсус курсларда, татар одэбияты буенча программалар hoM дэреслеклэр тезегэндэ, монографиялэр язганда, XX гасыр татар одэбияты тарихын тикшергондо, урта моктэптэ, лицей, гимназиялэрдэ татар эдэбиятын укыту барышында кулланыла ала.
Эшнен апробациясе. Диссертациянец нэтижэлэре Ьэм топ тезислары татар эдэбияты кафедрасы утырышында тикшерелде, хезмотнец нэтижэлэре Ьэм теп тезислары КДУныц татар филологиясе Ьэм тарих факультетыныц йомгаклау конференциялэрендэ, Габдулла Тукайныц тууына 115 ел тулуга багышланган «Тукай укулары»нда ясаган чыгышларда чагылыш тапты. Моннан тыш «Фонни язмалар - 2001», «Фэнни язмалар -2003», «Милли мэдэният» жыентыкларыныц 2003 ел, 3 нче сан; 2005 ел, 7 нче саннарында, «Ватаным Татарстан» (2001, 22 июнь) газетасында мэкалэлэр рэвешендэ донья курде. Басмаларныц тулы исемлеге библиографиядэ курсэтелде.
Диссертациянец твзелеше Ьэм кулэме. Диссертация кереш, аерым булекчэлэрдэн торган еч булек, йомгак Ьэм файдаланылган эдэбият исемлегеннэн гыйбарэт. Библиография тема буенча кулланылган эдэбиятны Ьэм чыганакларны уз эченэ алган 265 хезмэттэн тора.
1905 — 1917 еллардагы татар эдэбият белеме Ьэм тэнкыйте шагыйрьнен. дингэ монэсэбэте турында
Габдулла Тукай ижаты - бер гасыр дэвамында эзлекле Пэм тиронтен еирэнелгэн ижат. Ул—татар деньясы чиклэрен угеп, халыкара хэзинэгэ эверелгэн, шигырьлэре денья халыклары теллэренэ ин куп тэржемэ ителгэн шагыирьлэрнец берсе. Аныц мирасын барлау, халыкка житкеру пэм теоретик яктан ейрэну елкэсендэ дэ куп эш башкарылган. Татар шагыйрьлэре арасында беренчелэрдэн булып, Тел, эдэбият Ъэм сэнгать институты тарафыннан энциклопедик сузлеге эзерлэнеп ята. Аныц тэржемэи холе, рухи деньясы, идея-эстетик фикерлэре, ижтимагый карашлары да шактый жентеклэп тикшерелгэн. Шагыйрьнец тормыш пэм ижат елъязмасы15 басылып чыгу да, аца багышланган фэнни хезмэтлэр, монографиялэрнец сан пэм сыйфат ягыннан байлыгы да шуны раслый. Гомумэн, тулы бер гасыр дэвамында Тукайны ейрэну фэне нэтижэле эшлэп, пэр чор аны тулыландыра, баета килгэн. Бу аныц эдэби мирасыныц тарихи, рухи Ьэм мэдони яктан олы эпэмияткэ ия булуын курсэтэ.
1905 елда матбугат битлэрендэ Тукайныц тэуге шигырьлэре басылуга ук, алар турында беренче бэялэмэлэр дэ курене башлый. Баштарак Тукай шигърияткэ яца килгэн яшь шагыйрь буларак желеп итса, соцрак купкырлы таланты, есэрлврендэге вакыйгаларныц халык тормышыннан, заманньщ шактый катлаулы социаль жирлегеннэн алып ижат ителуе белэн, киц жэмэгатьчелекне узенэ тарта.
Шулай итеп, Тукайны ейрену фоне XX гасыр башыннан башланып ките hoM 1917 нче елгы Октябрь тунтэрелеше, совет чорындагы марксистик-ленинчыл идеологиянец кысулары, терле жэберлеулере, мактаулары аша утеп, яца XXI гасырга атлый. XX гасырныц терле чорларында Россия Ьэм СССР дигэн империялэрдэге тарихи вакыйгаларга, ижтимагый, сэяси узгерешлерге бэйле рэвештэ, шагыйрь шэхесенэ Ьэм ижатына менэсэбэт то терлечэ була. Эйтик, XX гасыр башы эдэбият белеме Ьэм эдэби тэнкыйтендэ Тукай ижаты ислам идеологиясе белэн тыгыз менэсэбэттэ яктыртылган булса, Октябрь революциясеннэн соц ул бэйнэлмилэлчелеккэ, бердэм совет халкын тудыруга омтылган коммунистик идеология басымы йогынтысында ейрэнелде.
XX гасырдагы катаклизмнар, ижтимагый-сэяси тартышлар шагыйрьнец миллэт Ьэм дингэ булган менэсэбэтен яктырту елкэсендэ дэ каршылыклы фикерлэр яшэугэ сэбэп булды. Аны халыкчан, миллэтче яки интернационалист, динче йэ атеист, вак буржуа шагыйре яки социалист, революционер дигэн кебек бетенлэй бер-берсенэ капма-каршы торган бэялэулэр кузэтелэ. Бигрэк тэ, узган гасырныц 20 - 80 нче елларында дин эпеллэрен ижтимагый социал катлам буларак репрессиялэгэн, халык массалары очен дин зэпэр агу икэнлеген раслап, атеизмга таба хэрэкэт иткэн елларда Тукайныц дингэ, Коръэн фэлсэфэсенэ бэйлэнешле фикерлэрен шэрехлэу, фэнни ойрэну аеруча авырлаша, катлаулана, хэтта куркыныч тес ала дияргэ була.
Бары тик XX гасыр азагында гына, илдэ барган узгэртеп коруларга нисбэтле, дингэ менэсэбэт удай якка узгэрде. Ислам мэдэниятенэ, гореф гадэтлэребезгэ кайту, тарихыбыз турында иркен фикерли алуыбыз Тукай ижатында моца кадэр аз игътибар ителгэн милли-дини тойгылар ч турында яцача фикерлэргэ, алар турында да авыз тутырып суз эйтергэ мемкинлек бирде. Илдэге ижтимагый-сэяси вэзгыять тудырган идеологик узгэрешлэргэ нисбэтле Тукай ижатындагы дини карашларга монэсэбетне тубэндэге чорларга булеп ейрэнеп булыр иде: - Беренче чор - 1905 - 1917 нче еллар. Октябрь тунтэрелешенэ кадорге Россия империясе чорындагы эдэбият белемендэ Тукайныц дингэ менэсэбэтен нигездэ уцай яктан бэялэу; - Икенче чор - 1917 - 1980 нче елларныц беренче яртысы. СССР дигэн империя дэверендэге ижтимагыи Ьэм эдэби-эстетик фикерне ике чорга - тоталитар (1917 - 1956) пэм посттоталитар (1956 - 1985) дэверлэргэ менэсэбэттэ яктырту; - вченче чор - 1980 нче елларныц азагыннан безнец кеннэргэ кадэрге вакытны уз эченэ ала. Ул - М. С. Горбачев узгэртеп корулары жирлегендэ туган яца рухи атмосфера нэтижэсендэ, идеологик кысулар йомшара тешкэч, тарихи асылыбызга, Коръэн фэлсэфэсенэ булган монэсэбэтлэр узгэргэч, шагыйребез Тукай ижатына да объектив бэя биру, совет чорында аныц ижатындагы дини мотивларга карата эйтелгэн тискэре фикерлэрне алып ташлау мемкинлеге туган вакыт.
Быел Габдулла Тукайныц милли моцнарны жырлаучы, татар халкыньщ ижтимагый Ьом рухи тормышын энциклопедистларча 1 гоудолондеруче шагыйрь булып, одобият мойданына килуено 100 ел тула. Шушы 1905 — 2005 еллар аралыгында татар халкы коточкыч геноцидка дучар булды, аныц ижтимагый Ьом одоби фикере до зур тирбонешлор, чайкалулар кичерде. Тукайнын кыска гына ижат эшчонлеге татар одобиятыныц моцарчы курелмогон Яцарыш чорына аяк баскан, «тизлотелгон усеш» юлына чыккан доверено туры кило. Халкыбызньщ ижтимагый, одоби-эстетик фикере Шорекътон Гаребко таба йоз тота, терки одобиятларныц барысыннан да аермалы буларак, бары тик татар одобияты жирлегендо генэ Шэрекъ-Гареб синтезы барлыкка кило. Эдоби тамырлары, теркилектон, меселман одобиятларыннан килгон традициялор сакланса да, сонгатьчо фикерлоу Ауропа Ьом рус одобиятлары шокелен ала. Гасырлар довамында одоби осорлорнец узлоре эчендо синкретизм ровешендо яшоп килгон одоби-эстетик Ьом этик карашлар Ауропа одобиятларына хае ижат принциблары, одоби юнолешлор, моктоплор ровешендо усеп кито. Реалистик Ьом романтик одобият белеме мойданга чыга,16 жвмгыятьчелек Ьом рухиятчелек дигон 1 агымнар17 барлыкка кило.
Ауропага «торозо ачу» биографик, психологик культура-тарих моктоплоре формалашуга мвмкинлек тудыра. Бу чор одобият белеме, одоби твнкыйть тарихына куз салсак, олеге юнвлешлорнец Ьорберсенен. нигезлэучелэре, тарафдарлары, каршы чыгучылары булуын пем алар арасындагы бехеслорне куребез. Бу месьелолер галимнэребез Г. Халит, И. Нуруллин, Й. Нигъмэтуллина, Р. Ганиева, М. Хвсэнов, Ф. Беширов, А. Саяпова, Э. Галиева, Л. Харисова, Л. Хеидеров хезметлеренде чагылыш тапкан. Шорекътен Гаребке кучунец узенчолеклере хакында Д. ЗаЬидуллина хезметенде тулы мегьлумат бирелгон.
XX гасыр башы татар едебият белеме усешене куп кене талантлы язучылар Ьем тонкыйтьчелор зур олеш керткеннер. Алар арасында ЗК амал Волиди белон Галимжан ИбраЬимовлар могътебер урын алып торалар. Тукай ижатын беялеу Ьем аньщ динго монособоте турында да алар ойтеп калдырган фикерлер аерым игътибарга лаек. Олеге тенкыйтьчелорнец хезметлеренде Тукайныц динго монособоте ничегрок гоуделенген соц?
ЗКдмал Велиди - татар реалистик едебият белеменец пом тонкыйтенен нигез ташларын салучы. Аньщ одеби эстетик фикерлере Шерекъ едебиятларында, «Ауропа Ьем урыс едебият белеменде киц таралган биографик моктеп принцибларын, меденият-тарих мектобе карашларын хетерлото. Француз язучысы Ипполит Тэн нигез салган бу моктеп векиллоре едебият Ьем сенгать фелсефесен нигезде еч шартка - жегърефия Ьем климатик тирелекке, борынгыдан ук килген, кан белен береккон милли узенчелекке, одеби традиция пом багланышларга бейлеп ацлатты».19 Д. Запидуллина бу юнолешнец реалистик канаты векиллерен «жемгыятьчелор» дип атый20, ягъни, аларча, язучы чынбарлыкны ойлене-тире мохитке, ижтимагый шартларга бойле ревеште суретлерге тиеш. Дамал Волиди до Тукай ижатын шушы яссылыкка салып ейрене.
Шагыйрьнец дини карашлары хакында тоталитар дэвер ( 1917 — 1956)эдэби тэнкыйте
1917 нче елгы Боек Октябрь инкыйлабы китергэн узгэрешлэр, жэмгыятьнец сэяси Ьэм иктисади ягына гына тугел, эдэбият пэм сэнгать олкэсенэ дэ зур йогынты ясады. Элегэ кадэр ижтимагый тормышта топ роль уйнаган дин кануннарын совет хокумэте, коммунистлар тарафыннан игълан ителгэн куп торле закон-актлар алмаштырды. Шуныц белэн динне дэулэттэн аеру, аныц жэмгыять усешенэ тискэре йогынтысын дэлиллэу, гомумэн, дини идеологияне ботенлэе белэн кире кагып, аныц урынын марксистик идеология белэн тутыру эше жэелдерелде.
Дорес, татарлар арасында ислам дине фэлсэфэсенец кайбер якларын яна ижтимагый усеш югарылыгыннан торып ацлату, дингэ тиешле реформалар уткэру юлы белэн аны кешелек жэмгыятенец яца этабына эзерлоу эшен XVIII гасыр ахыры - XIX гасыр башларында Габдерэхим Утыз Имэни, Габденнасыйр Курсавилар ук башлап жибэргэн иде. Соцгарак ул Каюм Насыйри, ШиЬабетдин Мэржани h. б. дини реформаторларыбыз тарафыннан дэвам иттерелэ. Алар ислам диненец ижтимагый прогресс, кеше иреге, акыл эшчэнлеге белэн каршылыкка кергэн олешлэрен узлэре яшэгэн чорньщ ац дэрэжэсе югарылыгыннан торып кабул итэргэ чакырдылар. Ислам дине моселман халыкларыныц икътисади, мэдэни, рухи усешенэ, жэмгыятьтэ шэхеснец купкырлы эшчэнлегенэ юл ачуга хезмэт итэргэ тиеш дип карадылар. Димэк, ислам диненец кешелек жомгыяте очен зур эпэмияткэ ия булган ойрэтулэрен кире какмаган хэлдэ, ана кайбер узгэрешлэр кертергэ до мемкин дип санадылар. Эмма марксизм тарафдарлары динне социалистик жэмгыятьнец дошманы дип игълан итеп, аны ахыргача юк иту максатын куйды. Инкыйлабтан сон башланып киткэн атеистик керэш, идеология олкэсендэ алып барылган узгэртеп коруларньщ асылы да шуца барып тоташты.
Октябрь инкыйлабыннан сон Рэсэйдэ пэм СССРда исламга булган менэсэбэт тубэндэгечэ характерлана. 1917 - 1922 нче елларда динне дэулэттэн аеру башлана, вмма эле аныц элгвреге структурасы саклана; 1923 - 1927 нче елларда, нэп заманына бейле рэвештэ, дингэ купмедер дэрэжэдэ йомшаклык курсэтулэр була, вмма аца каршы идеологик керэш квчэйтелэ; 1928 - 1933 нче еллар -динне нигезеннэн жимеру, юкка чыгару чоры; 1934 - 1940 нчы еллар - 1936 елдан дини структура юкка чыгарылып, илдэ атеизм жинуе тулысы белэн билгелэп утелэ; 1940 - 1950 нче еллар - Сталинньщ дингэ ташламалар ясаган вакыты; 1960 - 1969 нчы елларда атеизм яна кутэрелеш кичерэ; 1970 - 1980 нче еллар дингэ менэсэбвтнец стабильлэшу чоры буларак бэялэнэ. Монда 70 - 80 нче еллар стабильлек чоры дип аталса да, дингэ булган тискэре менэсэбэт, коммунисток идеология хекем свргэн еллардагыча, эле сакланып кала.
Гомумэн алганда, татар совет эдэбиятында ислам диненэ, Тукай ижатындагы дини мотивларга менэсэбэтне ике зур чорга - тоталитар пэм посттоталитар дэверлэргэ булеп ейрэну мемкин булыр иде. Дингэ каршы оештырылган Иежумнэр ягыннан, тоталитар дэвер эдэбиятында 20 - 30 нчы еллар аралыгы аерым урын алып тора. Бу еллар - Татарстанда дингэ каршы хэрэкэтнец аеруча кискенлэшкэн чоры. РКП(б)нын XII съезды меселманнар арасында атеистик эш жэелдеруне, аныц форма пэм методларын эшлэуне житди бурыч дип билгели. 1926 нчы елда бу мэсьэлэне тикшереп, ВКП(б)ньщ Татарстан елкэ комитеты атеистик пропаганданы кечэйту буенча куп кенэ катгый чаралар тэкъдим ито. 1927 нче елда «Дини хэрэкэтнец торышы пэм дингэ каршы пропаганданыц куелышы турында» яца карар кабул ителэ. Дингэ каршы юнэлтелгэн эдэбият бастырып тарату эше узгэртеп корылып, татар совет эдэбияты пэм сэнгате дэ атеистик идеологиягэ хезмэт итэргэ тиеш дигэн курсэтмэ чыгара.
Дингэ булган менэсэбэтнец тискэре якка узгэруе Коръэн Ьэм ислам дине белэн берегеп ускэн эдэби Ьэм мэдэни мирасыбызны юкка чыгу куркынычы алдына куя. Атеистик идеологияне пропагандалау унае белэн башланып киткэн «чистартулар» рухи мирасыбызга эйтеп Ьэм сейлэп бетермэслек зыян сала.
Дэприлек урнашкан чорда Габдулла Тукай иждтындагы дини мотивларга да менэсэбэт тамырдан узгэрэ, кеннэн-кен катлаулана. Бу шул чорда илдэ барган атеистик узгэртеп корулар белэн анлатыла. Тукайныц ижтимагый-сэяси карашларын жентеклэп, аныц кайсы сыйныфка хезмэт итуен билгелэргэ тырышу, ижатындагы дини мотивларны, ислам hoM Коръэнгэ менэсэбэтен ачыклау Октябрь инкыйлабыннан соцгы эдэби тэнкыйтьнец аерылгысыз бер елешен тэшкил итэ. Шагыйрь ижатын бэялэу буенча бэхэслэр башлана. Элегэ кадэр «халык шагыйре» исеме белэн танылган Тукайга «динче», «миллэтче», «вак буржуа шагыйре» кебек терле ярлыклар тагыла. Бигрэк тэ, шагыйрьнец дингэ уцай менэсэбэтен чагылдырган эсэрлэре Тукай шэхесен Ьэм ижатын бэялэудэ куп каршылыклар тудыра. Берэулэр аны «динче», «миллэтче» дип, бетенлэй кире кага, икенчелэре, терле дэлилэр табып, шагыйрь мирасын саклап калырга тырыша.
Элеге заман вакыйгаларын кунелендэ яцартып, Афзал Шамов тубэндэгелэрне яза: «Ул елларда (1923 еллар — Д. А.) матбугатта Тукай турында ике теп караш яши иде: берэулэр аны вак буржуа шагыйре дип, икенче берэулэр халык шагыйре дип атый. Моннан тыш тагын еченче караш та туып, баш калкытып килэ йде. Сул киселгэн кайбер тэнкыйтьчелэр ... шэрэ политиканнар Тукай улуенэ 10 ел тулу унае белэн аныц ижатын тикшергэн булып, урыны туры килудэн файдаланып, «Тукай безнец шагыйрь тугел, аныц социалистик революциягэ дэ, пролетариатка да менэсэбэте юк, ул либераль буржуа шагыйре, ул аларга хезмэт итте», дип терле урыннарда сафсата сатарга керешэлэр иде». Афзал Шамов шунда ук элеге тойгыга бирелгэн университет рабфагында укучы яшьлэрнец:
Алланыц аз - Зат пэм ас - сыйфатлары турында Тукай
Боек символик мбгъного ия булган меселманнарныц Изге Китабы Коръэн узеннэн соцгы донья тарихына, фон пэм эдэбиятлар усешенэ искиткеч зур йогынты ясый. Торки халыклар яшэгэн Идел буе тебэклэренэ ислам дине тэгълиматлары VII - VIII гасырларда ук утеп керэ башлый, э X гасырда (922 елда) бабаларыбыз яшвгэн Боек Болгар дэулэтендэ ул рэсми рэвештэ кабул ителэ. Шуныц нэтижэсендэ торки-болгар халыкларыныц тормыш кануннары, идеологик фикер, яшэу рэвеше, сэнгать Бер Аллачылык идеясе, Коръэн белэн яраклаштырыла. Ижтимагый ацныц чагылышы булган матур эдэбиятта бу аеруча ачык гэудэлбнб. Озак еллар девамында шэркый моселман эдэбиятларыныц бер олеше булып яшэгэн Ьэм алар мэдэниятенец рухи азыкларыннан бик иркен файдаланган татар эдэбиятында да болар пэммэсе у3 урынын ала. Шулай итеп, терки эдэбиятларныц бер тармагы буларак формалашкан татар эдэбияты да Коръэн йогынтысыннан читтэ калмый.
Коръэн тэгълиматы алга сергэн фэлсэфи-эстетик карашлар, эхлакый сыйфатлар: кешелеклелек, шэфкатьлелек, намуслылык, гаделлек, сабырлык -Ьэммэсе татар эдэбиятында да чагылыш таба., Коръэндэге психологик яктан утемле, тэрбияви, гыйбрэтле сюжетлар, аларны тьщлаучыга житкерудэ файдаланылган терле сэнгать алымнары: эпитет, чагыштыру, метафора, символик сурэт чаралары, hop образ Иэм сюжетларныц кочле эмоциональлеккэ, Ьом контрастлыкка корылу узенчэлеклэре одэбиятыбыз тарафыннан бик телэп узлэштерелэ.
Совет чорына кадерге кайсы гына язучы ижатына мерэжэгать итмик, анда ислам дине тогълиматы Ьэм фэлсэфэсе, образ -сурэтлэре белэн бэйлэнешкэ тап булабыз. Октябрь инкыйлабына кадэр Ьэм аннан сонгы совет чорыньщ беренче елларында да татар эдэбиятыныц эле ислам идеялэре белэн арасын езмэве турында эйтсэк, пич тэ ялгышмабыз. Куп кенэ эсэрлэренец дини идеялэр белэн тирэнтен керешкэнлеге, Коръэннэн алынган сюжетлар, образлар, цитаталарныц иркен кулланылышы шул хакта свили. Татар эдэбяты тарихын, аныц усеш юлларыц, вйрэнгэндэ дэ, аерым язучылар ижатына кагылышлы тикшеренулэрдэ дэ бу факторларны куздэ тотып эш иту бик то зарури.
XX гасыр башы Яцарыш эдэбиятыныц узэк фигурасы булган Габдулла Тукай ижаты да гарэп-фарсы эдэбияты, ислам мэдэнияте эдэби-эстетик Ьэм этик принциплары белэн берегеп ускэн иде. Тукайныц Шэрекъ мвселман доньясы белэн уртаклыгы турында суз алып барабыз икэн, элбэттэ, бу иц беренче аныц ижатына мвселман халыклары вчен изге саналган Коръэн тэгълиматыныц тээсире дигэн суз.
Габдулла Тукай ижатын Коръэн белэн якынайткан сэбэплэр берничэ. Ул — «иц беренче чиратта, Ьэм яшэеше, Ьэм тумышы белэн традицион милли рухлы, ислам дине тэрбиясе алган зат».115 АллаЬыныц барлыгын, берлеген тану, аныц кодрэтенэ ышану кебек сыйфатлар, куп Тукайчылар искэрткэнчэ, аныц рухи тэрбиясенэ, шагыйрьне эйлэндереп алган мохит тээсиренэ бэйле. Без Тукайныц рухи Ьэм жисми яктан ислам кануннарына якын булуын, дин, Коръэн вйрэтмэлэренэ ихтирам белэн каравын Ьэм аларныц жэмгыятьтэге урынын югары бэялевен купьяклап дэлилли алабыз. Тукай ислам динен хермэт иткен кешелэр кулында тэрбиялэне, медресе белеме ала. бстевене аныц бик иртэ «Бэдэвам», «Кисекбаш», «Мехэммэдия», «Бакырган» кебек дини-мистик характердагы китаплар белен до тынышканлыгын истэ тотсак, алда ойтелгоннорго тагын Тажетдин Ялчыголныц «Рисолои Газизо»сен, Аллапъяр суфиныц «Себател-гажизин» нерен до естосек, аньщ нинди рухи азык белон азыкланганын ачык курербез.
Алда саналган дини-охлакый одобиятньщ асылы нидон гыйбарот сон? «Бэдовам» - эйтик, тулысы белен Коръэн хекемнэрен тормышка ашырырга чакыручы китап. Коръэн идеялэрен шигъри тел белэн сейлэп, фани донья белэн мавыкмаска, Аллапы тарафыннан билгелэнгэн сеннэт, фарызларны утэп, тыйганнарыннан тыелырга куша. Шуны утэучелэргэ ахирэтте ожмах, е утэмэучелэргэ тэмуг вэгъдэ ителэ. Китапта кыямэт, ожмах, тэмуг укучыныц кунелен эсэрлэндерерлек тасвирламалар белэн сурэтлэнэ. «Рисалэи Газизэ» дэ эчтэлеге белэн шуна ук якын тора. Автор «Себэтел-гажизин»нэн кунеленэ хуш килгэн езекне ала да, аны узенчэ ацлата, фикерен раслау максатыннан, дини эчтэлекле риваятьлэр китерэ. «Кисекбаш» китабы да - Мехэммэт пэйгамбэр пэм аныц гаскэр башлыгы, кияве Галигэ мэдхия рэвешендэ язылган эсер.
Кургенебезчэ, бу китапларныц перкайсы Коръен кануннарын яклауга, аны халык арасында таратуга юнэлдерелгэн. Моннан шундый нэтижэ ясый алабыз: Тукайны эдэбиятка якынайткан халык авыз ижаты да, ул танышкан эдэбият та Коръэн, ислам эхлагы белэн тыгыз бэйлэнештэ булып, динне олылау пэм аца буйсынуны хаклау рэвешендэ язылган. Габдулла Тукай белем алган «Мотыйгыя» мэдрэсэсе заманыныц алдынгы карашлы мэдреселэреннэн саналса да, шекертлер анда да нигезде дини китаплар ейрэнэлэр. Алар арасында иске татар телендэ язылганнары да, гарэп, фарсы телендэгелэре дэ була. Бу теллэр медреседе ойрэнелэ, шуца курэ Тукай да аларны камил ук белэ дип фаразлый алабыз. Гарэп телен белу Коръэнне авырлыксыз ацларга, аныц белэн иркен кулланырга ярдэм итсэ, башка теллэрне белу, ул халыкларньщ эдэбияты, мэдэнияте белэн якыннан танышырга мемкинлек тудыра. Коръэн тэгълиматы, аныц традициялэренэ нигезлэнгэн эдэбият белэн булган яхшы танышлык аныц рухи ацына ижатына да сизелерлек тээсир итэ. Октябрь инкыйлабына кадэрге татарныц матди пэм рухи тормышы, яшэу рэвеше тулысынча ислам дине гореф -гадэтлэре кысаларында булганлыктан, дини фикер, ислам фэлсэфэсе бу чорныц ижтимагый ацы усеш дэрэжэсе белэн каршылыкка керми. Шулай итеп, Тукай ижатында Коръэн идеялэренец ижади дэвам итуенэ пэм устерелешенэ рухи жирлек хэзерлэнэ.
Икенчедэн, узенэ кадэрге эдэби традициялэрне бик телэп узлэштеруе дэ аныц ижатын дини мотивлар белэн якынайтуга китерэ. Ченки Тукайгача чорда дини Ьэм деньяви эдэбият еш кына синкретик характерда булып, ул тамырлары белен Коръэн фэлсэфэсенэ, меселман эдэбиятлары традициялэренэ барып тоташа. Ижатында мэгърифэтчелек, Кенчыгыш пэм Конбатыш романтизмы тенденциялэре чагылышы да моца шактый зур этэргеч бирэ. Элеге сэбэплэр пэммэсе Тукай ижатын Коръэн, Урта гасыр Ьэм Шэрекъ эдэбияты традициялэре белэн тоташтыра, уз чиратында, ул да бу кыйммэтлэрне алга таба дэвам итэ.
Коръэн пэм хэдислэрдэге образлар, гыйбарэлэр ярдэмендэ тудырылган интертекстуальлек:
Ьэр яца текст узеннэн элгэргесеннэн файдалана, узе исэ килэчэктэ туачак яца бер текстта кабатлана. 1967 елдан башлап, текст эчендэ эрегэн башка текст булу мэсьэлэсе эдэбият белемендэ интертекстуальлек атамасы белэн йертелэ. Постструктурализм теоретигы, француз галимосе Ю. Кристева исеме белен бэйле бу тошенче М. М. Бахтинньщ «чит суз» («чужое слово»), «эцгэмэдэшлек» («диалогичность») тошенчэлэренэ нигезлэнэ Ьэм эдэбият белемендэ текстара бэйлэнешлэрне ойрэну олкэсендэ уцышлы гына кулланылышка кереп китэ. Соцыннан ул куп галимнэр тарафыннан теоретик яктан устерелэ. Мэсэлэн, Р. Барт, М. Риффатерр, М. Гресс, Л. Дэлленбах, Ш. Гривель, Ж. Женетт, В. Хализев h. б. Эйтик, француз белгече Ж. Женетт интертекстуальлекнец биш тибын курсэтэ: 1) «бер ук текстта бер яки аннан да кубрэк текстныц берлэшеп, янэшэ яшэве (цитата, аллюзия, плагиат h. б.); 2) текстныц исеменэ, эпиграфына, прологка, эпилогка менэсэбэте (паратекстуальность); 3) алдан килгэн текстны шэрехлэу, аца тэнкыйди астезмэ биру (метатекстуальность); 4) бер текстныц икенчесеннэн келуе, я булмаса пародия объекты итуе; 1 Я 5) текстларныц жанрара бэйлэнешлэре». Э Алман галимнэре У. Бройх, М. Пфистер пэм Б. Шульте-Мидделих узлэренец «Интертекстуальность: формы и функции» (1985) дигэн хезмэтлэрендэ интертекстуальлеккэ сюжет Ьэм темалар алу, аларны эшкэрту, курсэтеп пэм искэртмичэ китерелгэн цитата, тэржемэ, плагиат, аллюзия, парафраза, ияру, пародия, инсценировка, экранлаштыруны кертеп карыйлар.184 Интертекстуальлекнец торлэре итеп танылган бу куренешлэр татар эдэбият белеме очен дэ ят тугел. Аларныц хэтта безнец борынгы дэвер Ьэм урта гасырлар эдэбияты очен ук хае булганлыгы билгеле. Алдагы булектэ каралган канунчылык, бер ук сюжетларга нэзыйрэлэр язу узе ук интертекстуальлекнец Шэрекъ эдэбиятлары очен характерлы куренеш икэнлеген курсэтеп тора. Пародия, тэржемэ, аллюзия Ьэм башкаларга да пэр чор эдэбиятыннан мисаллар китерергэ момкин булыр иде. Дерес, аларныц пэрберсенец кулланылу ешлыгы, вазыйфалары ягыннан одэбият мейданында уз урыннары бар. Алда курсеткэнебезче, канунчылык традициялоре естенлек иткэн чорда аерым сюжетларны алып эшкерту, аларга ияру, ярышка чыгу, жавап язу рэвешендэге нэзыйрелер ижат ителген. Соцрак халыкара аралашу кицою нетижэсенде, рухи азыкны терлендеру максатыннан, тержемелер де эшлэнгэн. Эмма интертекстуальлекнен бик борынгыдан бирле кин кулланылыштагысы, hep язучы ечен аерылгысыз юлдаш булганы цитаталар дисэк, пич тэ ягышмабыз.
Лингвистика фэнене Караганда едебият белеменде цитата тешенчесене кинрек мегьне салына. Бу мегьне йегенец чиклерен кузаллау ечен, текстара бэйленешлэрне ейрэну елкэсендэ куп хезмэтлэре булган рус галиме И. В. Фоменконыц элеге тешенчэгэ биргэн ацлатмасына игътибар итик: «Оно включает в себя собственную цитату — точное воспроизведение какого-либо фрагмента чужого текста, аллюзию — намек на историческое событие, бытовой и литературный факт, предположительно известный читателю, и реминисценцию - не буквальное воспризведение, невольное или намеренное, чужих структур, слов, которое наводит воспоминания о другом произведение. Таким образом, цитатой - в широком смысле можно считать любой элемент чужого текста, включенный в авторский («свой») текст.185 Кургенебезче, эдэби атама буларак цитата бу очракта авторныц «уз» тексты эченэ керткен барлык «чит элемент»ларны берлэштерэ. Димек, цитата -фикерне раслау ечен еЬемиятле фактик материал буларак, нинди де булса бер есерден яисе башка бер кеше сейлеменнен сузге-суз китерелгэн езек (куштырнакларга урнаштырылган цитата) булырга да, укучы ечен яхшы таныш булган эдэби, тарихи яки кенкурештеге вакыйгага ишарэ (аллюзия) пем автор ихтыяры белен яки бетенлей аныц ихтыярыннан тыш кулланылган, башка текстны хэтерлэтэ торган суз, образ, гыйбарэ (реминисценция) булырга да мемкин.
М. М. Бахтин текст эчендэ чит текст кулланылышын «эцгемэдэшлек» («диалогичность») атамасы белэн белдерэ. «Диалогические отношения гораздо шире диалогической речи в узком смысле. И между глубоко монологичным речевым произведением всегда наличествует диалогическое
отношение» дип, аньщ монолог очен дэ хае булуын куреэтэ. И. В. Нестеров аньщ бу сузлэренэ нигезлэнеп, киц мэгънэдэге эдэби эцгэмэдэшлекнец вакыт пэм урын берлеген талэп итмэвен пэм шунлыктан буыннар арасында нэтиждле аралашуда Ьэм тэжрибэ уртаклашуда зур эпэмияткэ ия булуын куреэтэ: «Так широко понимаемый диалог далеко не всегда связан с единством места и времени общения. К тому же феномен диалогичности может и не быть двусторонним взаимным общением: человек в состоянии вести диалог с теми, кто жил несколько веков назад», ди.
Эдэби эсэрлэр тукымасындагы шундый «чит сузлэр» аньщ узенэ кадэргэ мирас белэн бэйлэнешен куреэтеп тора, hop эдэби эсэр, башка текстлар кебек ук, узен барлыкка китергэн мохит, шартлар белэн тыгыз бэйлэнештэ. Бу гомумилек турында сейлэгэндэ, М. Бюторньщ «Арк» журналына биргэн интервьюсындагы фикерен китеру урынлы булыр. «Не существует индивидуального произведения. Произведение индивида представляет собой своего рода узелок, который образуется внутри культурной ткани и в лоно которой чувствует себя не просто погруженным, но именно появившимся в нем» ди, ул элеге монэсэбэтлэрне чагылдырып. Моннан анлашылганча, эдэби эсэр «мэдэни тукыма эчендэ аньщ кочагында барлыкка килэ». Димэк, образлы итеп эйтеэк, ул шул тукыма жепселлэреннен тукылып, шул кочак жылысын рухына сендере. Шуца куре есернец нинди меденият традициялерен узене алуы, у3 эченде кайсы чыганаклар белен «ецгеме» урнаштыруы елеге традициялернец жемгыятьтеге урыны, теге яки бу чыганакныц таралышы, популярлыгы белен турыдан-туры бейле.
Октябрь .инкыйлабына кадер ижат иткен едиплеребезнец аерым месьелелерне яктыртканда Коръендеге фикерлерден иркен файдалануы, андагы суретлеу чараларын, образ - гыйбарэлерене иркен куллануы да, татарлар арасында ислам меденияте традициялере мепим урын алып торып, халкыбызныц Коръен ейретмелерене олы ихтирам белен каравыннан киле.
Нетижеде, меселман кануннары у3 кеченде булып, ислам динене хермет сакланган, татар деньясы тулысы белен Коръен йогынтысында яшеген чорда ижат ителген Тукай есерлере де Изге Китап, аца менесебетле булган башка рухани текстлар белен тыгыз интертекстуаль диалог тезегеннер. Коръен, хедислер белен булган текстара бейленешлернец тиренлеге аерым шартлар пем себеплер белен бейле. Тукай ижатыныц купчелек елешен вакытлы матбугат ечен язылган публицистик мекалелер, узе яшеген ижтимагый чорньщ кимчелеклереннен уткен усал тел белен келеп язылган фельетоннар алып тора. Мене шушы кон кадагына сугуга нигезленген жанрларда ул терле себеплер пем максатлардан чыгып, Коръен пем хедислерге турыдан-туры мережегать ите. Тезме есерлеренде де аларны бик телеп файдалана. Коръеннен, хедислерден алынган реминисценциялернец вазифасы авторнын ижат алымы, есерлеренец идея-эстетик юнелеше, ул ижат иткен чор, аныц ижат кыйбласы, эшченлек торе белен турыдан туры бейленеште булганлыктан, месьелене некъ мене шуннан башлау дерес булыр.
Габдулла Тукай есерлеренен кубесе татар тормышында яшеп килген искелекке, фикерсезлекке каршы юнелдерелген. Тукай милли терекъкыятьке, яцалыкка аяк чалучы муллаларны, ишаннарны, кадимче сеудэгэрлэрне тэнкыйтьлэп чыгышлар ясый, шул чор милли мохитендэ пэм жэмгыятьтэ барган узгэрешлэрне жентеклеп куздэн кичереп, hep нэрсэге у3 мэслэгеннен чыгып бея биреп бара.